Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзәк сайлау комиссиясе Надеждинны төшереп калдырды: президент сайлауда 4 кандидат булачак

news_top_970_100
Үзәк сайлау комиссиясе Надеждинны төшереп калдырды: президент сайлауда 4 кандидат булачак

Үзәк сайлау комиссиясе Борис Надеждин кандидатурасын сайлаудан төшерде һәм 4 кандидатны калдырды.

Борис Надеждин өчен җыелган 9147 имза дөрес түгел дип табылган, дип хәбәр итте Элла Памфилова. РБК хәбәр итүенчә, «Коммунисты России» партиясеннән кандидат Сергей Малинкович та төшереп калдырылган.

Борис Надеждин, үз кандидатурасын саклап калу өчен, Югары судка барачагын әйтте. Суд 5-10 көн эчендә бу гаризаны карарга тиеш, аннары апелляциягә бирергә була. Юрист Роман Смирнов РБКга, гадәттә беренче инстанциядә хәл ителеп бетерелә, дигән. Сәясәт белгечләре Борис Надеждинның сайлауга үтмәячәген күптән фаразлаган иде.

Юрист Порошин, имзаларның дөрес икәнлеген судта исбатлау мөмкин түгел, дигәнрәк фикердә. Моның өчен яки тулы экспертиза уздырырга кирәк, яки имза куючыларның шәхсән раслауларына ирешергә кирәк. Тегесе дә, бусы да – озак вакытлы һәм чыгымлы процесс.

Шулай итеп, зур ихтималлык белән, бюллетеньнәрдә 4 кандидат булачак:

Владислав Даванков, Владимир Путин, Леонид Слуцкий, Николай Харитонов. Фамилияләр шушы рәвешчә – алфавит тәртибендә бирелә.

Владислав Даванковка 39 яшь, Дәүләт Думасы вице-спикеры, «Новые люди» («Партия роста» белән берлектә) кандидаты. Смоленскида туган, белеме буенча тарихчы, социологик фәннәр кандидаты. «Faberlic»та эшләгән. 2010 елларда – мәгариф программаларына ярдәм фонды директоры. 2021 елдан – депутат. 2023 елда Мәскәү мэрына сайлауда 5,34% процент тавыш җыйган.

Владимир Путинга 71 яшь, ул үзен тәкъдим итте, юрист, икътисади фәннәр кандидаты, КГБда эшләгән. Путин турында озаклап язып тору инде кирәк тә түгелдер.

Леонид Слуцкийга 56 яшь, ЛДПР партиясеннән, Дума депутаты. Мәскәүгә туган, станоклар төзү инстиутында укыган, Лужковның киңәшчесе, банкта эшләгән, 2000 елдан – Дәүләт думасында. Биографисендә «кара тап» – 2018 елда журналист кызлар аны бәйләнүдә гаеплиләр, әмма Дума комиссиясе, бу хәлне тикшерү мөмкин булмады, дип, гаепләүне кире кага.

Николай Харитоновка 75 яшь, КПРФтан Дума депутаты. Новосибирск өлкәсеннән, авыл хуҗалыгы белгече, «Галинский» совхозы директоры. 1993 елдан – «Аграр партиядә». 2004 елда, Путинның көндәше булып, Президент сайлауда катнашканы бар, 13 процент тавыш җыйды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100