Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзәк өзгеч хәл: нахакка төрмәдә утырган Фәтхулла бабай 64 елдан соң акланды

news_top_970_100
Үзәк өзгеч хәл: нахакка төрмәдә утырган Фәтхулла бабай 64 елдан соң акланды
"Татар-информ" архивы

Башкортстанда чит кеше җинаяте өчен төрмәдә утырып чыккан ир-ат 64 елдан соң реабилитациягә ирешкән. Россия Югары суды узган гасыр уртасында чыгарылган хөкем карарын бетерү турында эшне караган. 86 яшьлек Фәтхулла Исхаков 3 кызга һөҗүм иткән өчен 13 ел төрмәдә утырып чыккан. Ул үзен тулысынча аклауга ирешә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

64 ел элек Исхаковның гаебен күп шаһитлар раслый, ә 40 ел узгач, чын җинаятьче ачыклана.

86 яшьлек Фәтхулла абзый суд залына кергәндә бик дулкынлана. Ул 64 ел шушы вакыйганы көтүен әйтә.

1959 елда Исхаковны 3 кызны үтерергә маташуда гаеплиләр. Имеш, 22 яшьлек егет танышларының өенә кергән һәм пычак белән һөҗүм иткән. Судта моны 4 кеше раслый, алар шаһит була. Исхаковны 15 елга төрмәгә утырталар, ул үзенең гаепсез булуын исбатлый алмый.

Фәтхулла төрмәдә утырганда, хатыны да, әти-әнисе дә үлә. 13 елдан иреккә чыккач, ул кабат гаепсез булуын исбатларга тырыша.

«Мине камерага яптылар, гаепсез кешене. Тәүлекләр буе йокламадым. Метр ярымга ике метрлы камера, арыганчы йөрдем. Менә әле котылдым», – ди Исхаков.

Эшне кабат карау өчен нигезләр 1970 елларда ук була, ул чакта шаһитларның берсе милиционерлар басым ясаганга сөйләвен әйтә. Исхаковка яла якка тагын бер ир-ат 40 елдан соң гаебен таный – җинаятьне үзе кылуын әйтә. Наил Сәетбаталов зыян күргән кызларның берсенә гашыйк була – ләкин кыз аны кабул итми. Наил үч ала – ул өйгә бәреп керә, караңгыда сөйгән кызын таба алмый, бүлмәдәге бөтен кешене чәнчи. Ә Фәтхулла кирәкмәгән урында кирәкмәгән чакта килеп чыга.

Чын җинаятьче җаваплылыктан качу өчен танышына яла яга.

«Ул – яхшы, тәртипле кеше. Аны менә шулай гаепләгәннәр. Гомере буе шуның белән көрәште», – ди Фәтхулла бабайның кызы Рамилә.

Тикшерү комитеты ачыклаганча, Исхаков ялган шаһитлык, ялган дәлилләр корбаны булган. Ләкин прокуратура пенсионерны аклау өчен эшне карауга каршы була. Гадел исемен кайтару өчен, Фәтхулла абзый шактый суд утырышларын уза. Берничә ай элек ул Россия Югары суды рәисенә мөрәҗәгать юллый.

«Мин сөйләшкәнгә, хатыным төннәрен уяна. Үз-үзем белән. Кулларымны болгыйм икән. Ул мине тынычландыра», – дип елый Фәтхулла бабай.

Аның туганнары акча компенсация турында уйламый да. Иң мөһиме – гаделлек булсын.

Суд карарын игълан иткәндә, залда бөтен кеше тын да алмый. Суд Башкортстан пенсионерын аклау турында карар чыгара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100