Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзәк өзгеч фаҗига» – Иске Матыда бәйдә торучы эт 2 яшьлек кыз баланы талап үтерде

news_top_970_100
«Үзәк өзгеч фаҗига» – Иске Матыда бәйдә торучы эт 2 яшьлек кыз баланы талап үтерде
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Башкортстанның Бакалы районындагы Иске Маты авылында 2 яшьлек баланы эт талап үтергән. Бу турыда 21 майда район башлыгы Олег Ефимов һәм Тикшерү комитеты хәбәр иткән. Уфа.Онлайн шул хакта яза.

Баланы харап иткән эт сукбай түгел, ул бәйдә торган, дип ассызыклана.

«Яраланган бала район хастаханәсендә үлде. Гаиләсенең кайгысын уртаклашам. Барлык өлкәннәрне дә балаларга игътибарлы булырга чакырам. Хәзер җәйге каникуллар, балаларны караучысыз калдырмау мөһим. Аларның ни белән шөгыльләнгәнен белеп торыгыз, гел яннарында булырга тырышыгыз», – ди район башлыгы.

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, җинаять эше ачылган.

Тикшерү версиясе буенча, 20 майда кич белән шәхси хуҗалык территориясендә бәйдә торган йорт эте 2 яшь тә 10 айлык балага ташлана. Кыз бала эт янына килгән булган. Баланың анасы тавыш ишетеп килә, этне куып җибәрә. Яраланган баланы хастаханәгә китерәләр, тик ярдәм күрсәтүгә кармастан, ул үлә, диелә ведомство хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100