news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үзәк банк төп ставканы еллык 14 процентка кадәр киметте

news_top

Бүген, 24 июльдә, Россия Банкы директорлар советы төп ставканы 25 базис пунктка киметеп, еллык 14 процент дәрәҗәсенә төшерү турында карар кабул итте. Бу хакта регуляторның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзәк банк бәяләвенчә, 2026 елның икенче кварталында Россия икътисады, тулаем алганда, уртача темплар белән үскән. Тотрыклы инфляция күрсәткече еллык исәпләүдә 4–5 процент дәрәҗәсендә кала. Июнь аенда кредитлау үсеше бераз акрынайган, ә предприятиеләр киләчәктәге ихтыяҗ һәм җитештерү күләменә карата көтүләрен сизелерлек киметкән, дип билгеләп үтә матбугат хезмәте.

«Шул ук вакытта аерым тармакларда җитештерү мөмкинлекләренең вакытлыча кимүенең турыдан-туры һәм икенчел йогынтысын, шулай ук өч еллык чорда бюджет сәясәтенең апрельдә фаразланганга караганда күбрәк стимуллаштыручы булуын исәпкә алып, төп ставканы акрынрак темплар белән киметү кирәк», – дип белдергәннәр Россия Банкында.

Россия Банкы директорлар советының төп ставка мәсьәләсе каралачак чираттагы утырышы 2026 елның 11 сентябренә билгеләнгән. 5 августта регулятор төп ставка буенча фикер алышу нәтиҗәләренең кыскача йомгагын һәм урта вакытлы фаразга аңлатма чыгарачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар