news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үзәк Банк төп ставканы киметте

news_top

Россия Банкы директорлар советы бүгенге утырышта төп ставканы 0,5 процентка киметү, ягъни еллык 16,5 процент ясау карарын кабул итте. Бу турыда регулятор сайтында хәбәр ителә.

Банк хәбәр иткәнчә, инфляцияне максаттагы дәрәҗәгә кайтару өчен кирәкле катгый акча-кредит шартларын саклаячаклар. База сценарие гамәлгә ашырылган очракта, бу, аерым алганда, 2026 елда төп ставка уртача еллык 13,0-15,0 % диапазонында булуын күздә тота.

Россия Банкы белешмәсе буенча, хәзер инфляция үсешенә бер тапкыр булган факторлар йогынты ясаган. Алар арасында ягулык бәяләре гадәттәгедән тизрәк арту, яшелчә һәм җиләк-җимеш кыйммәтләнү бар. Бәяләр динамикасы кулланучы кәрзине компонентлары буенча төрлечә булып кала, дип белдерделәр Үзәк Банкта.

Үзәк банкның төп ставка дәрәҗәсе мәсьәләсенә кагылышлы чираттагы утырыш 19 декабрьгә билгеләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар