news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үзәк банк Казанның Игенчеләр сарае сурәтләнгән яңа 1000 сумлык купюраны күрсәтте

news_top

Үзәк банк матбугат конференциясендә 1000 сум номиналлы яңа банкнотны тәкъдим итте. Аны регулятор рәисе урынбасары Сергей Белов күрсәтте, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Фото: © Россиянең Үзәк банкы сайты

«Яңа банкнотны ясаганда, без үз тавышларын биргән гражданнарыбызның фикерләрен исәпкә алдык», – ди ул.

Банкнотның алгы ягы үзгәрешсез калган – анда Түбән Новгород Кремле сурәтләнгән. Бераз уңда шәһәрнең заманча стадионы урнашкан. Банкнотның арткы ягы яңартылган. Анда Идел елгасы, аның аша Саратов автомобиль күпере, суда – «Метеор» теплоходы сурәтләнгән. Уң ягында – Казандагы Игенчеләр сарае.

«Банкнотлар билгеле бер вакыт аралыгында яңартылып торырга тиеш – алар заманча күренсен өчен генә түгел, ә ялган акчалардан саклану максатыннан да», – диде Белов, яңа купюрада саклану элементлары көчәйтелүен өстәп.

Искәртеп үтәбез: Россия Банкы 2023 елның октябрендә 1000 һәм 5000 сум номиналлы ике яңартылган банкнотны тәкъдим иткән иде. Берничә көннән соң Үзәк банк 1000 сумлык купюраны чыгаруны вакытлыча туктатуын хәбәр итте (ул киң әйләнешкә кермәде). Чыгаруны туктату сәбәпләре рәсми рәвештә әйтелмәде, әмма банкнот дизайны төрле мәдәни символларның булуы һәм булмавы турында кызу бәхәсләр уятты.

1000 сум номиналлы банкнот Түбән Новгородка һәм Идел буе федераль округына багышланган. Алгы якның төп сурәте (ул үзгәрешсез) – Түбән Новгород Кремленең Никольск манарасы. Арткы ягында исә Казандагы Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, Казан Кремле территориясендәге Сөембикә манарасы, Уфадагы Археология һәм этнография музее сурәтләнгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар