Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Акчаны саклау өчен нишләргә – доллар сатып алырга вакытмы?

news_top_970_100
Акчаны саклау өчен нишләргә – доллар сатып алырга вакытмы?
«Татар-информ» архивыннан

Россия Банкы илдә девалютизацияне (дәүләтнең артык валютадан котылуы) тизләтүгә ярдәм итәчәк. Үзәк банк шулай ук доллар һәм еврода банк операцияләрен киметү өчен өстәмә чаралар кертергә җыена. Россия Банкының бу яңалыгын 4 август көнне «Банки.ру» язып чыкты.

Банки.ру финанс супермаркетының аналитик үзәге җитәкчесе Дмитрий Хмелев әлеге яңалыкка карата фикерләре белән уртаклашты. Ул девалютизациянең нинди куркыныч тудыра алуын һәм хәзерге вазгыятьтә гражданнарга нәрсә эшләп калырга кирәген аңлатты.

Россия Банкының «Финанс базары: хәзерге шартларда яңа бурычлар» дип исемләнгән доклады пәнҗешәмбе көнне басылып чыкты. Үзәк банк базарда катнашучыларга һәм эксперт җәмәгатьчелегенә санкцияле чикләүләр шартларында фикер алышырга тәкъдим итте. Фикер алышу финанс базары үсешенең төп юнәлешләренә багышлана.

Аерым алганда, Үзәк банк Россия активларын «дустанә булмаган» илләрнең «туңдырып» куюы гражданнар һәм бизнес өчен доллар һәм евродан файдаланганда куркыныч тудыра, дип кисәтә. Шулай ук төп дөнья резерв валюталарында исәп-хисап ясауга операцион чикләүләр кертелүдән дә Россия кешеләренә куркыныч яный.

Девалютизациянең дәвам итүеннән нәрсә үзгәрәчәк?

«Безнеңчә, девалютизацияне акрын һәм комплекслы рәвештә үткәрсәләр, ул Россия икътисады өчен куркыныч тудырмаячак. Әмма алдагы кыска вакытлы чорда җитди куркынычлар да бар», – дип аңлата Дмитрий Хмелев.

Экспорт юнәлешендә эшли торган һәм доллар, евро белән эшләүче компанияләр һәм икътисад секторларының чыгымнары артуны куркыныч янаган өлкә буларак бәяли аналитик.

«Моннан тыш, хәзер эчке куллануга юнәлтелгән үз җитештерүләребезне үстерергә һәм дустанә илләрнең сату базарларына актив рәвештә эшне юнәлдерергә кирәк», – дип өстәде эксперт.

Алга таба нәрсә булыр?

«Гамәлдәге геосәяси шартларда хөкүмәт һәм «дустанә булмаган» илләрнең финанс регуляторлары теләсә кайсы вакытта Россия банкларына бу валюталарда теләсә нинди операцияләрне тыя ала. Регулятор геосәяси куркынычларны киметү өчен шундый адымнар ясый. Шуны истә тотып, без киләчәктә Россия икътисады өчен резерв валюталары буларак бик чикләнгән валюта җыелмасын кулланып булачагын фаразлыйбыз. Барыннан да элек, Кытай юане турында сүз бара. Бу хәзер үк күзәтелә – 22 июльдә Кытай валютасының көнлек сәүдә күләме тарихта беренче тапкыр евро күрсәткеченнән артып китте», – дип аңлатты Дмитрий Хмелев.

Гражданнар өчен куркынычы бармы?

«Гражданнарга килгәндә исә, без халык өчен зур хәтәр күрмибез — асылда девалютизация агымдагы елның мартыннан ук дәвам итә. Банктан валюта сатып алу лимитлары, банк счетларында валюта саклаган өчен комиссияләр кертү кебек чикләүләр моңа мисал булып тора», – дип сөйләде аналитик.

«Әгәр регулятор өстәмә чаралар кертергә карар итсә, алар, барыннан да элек, гражданнарга чит илнең кыйммәтле кәгазьләрен сатып алуга кагылышлы чикләүләргә яки хәтта тыюларга кагылырга мөмкин», – дип өстәде Дмитрий Хмелев.

Хәзер нәрсә эшләргә була?

«Агымдагы вазгыятьтә, әгәр тотылмый торган акча бар икән, без күпмедер күләмдә доллар яки евро сатып алырга киңәш итәр идек, чөнки доллар һәм евро курсларының күпмедер арту ихтималы бик зур. Мәсәлән, аларның чит илгә ял итәргә барганда кирәге чыгарга мөмкин», – дип киңәш итте белгеч.

 

Алёна Низамова тәрҗемәсе

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100