Кеше һәрчак үзенең физик яки рухи халәтен яхшыртырга, үзенең сәламәтлеген, көндәлек халәтен, тормышын, эшен яхшыртырга тели. Ләкин Коръәни Кәримдә теләкнең генә аз булуы һәм гамәлләр кылырга кирәклеге искәртелгән. Бу турыда «Хозур дин турында» телеграм-каналында язалар.
Гамәлләрнең берсе һәм иң беренчесе – дога булырга тиеш. Ә иң яхшысы – күңеләрне чистартырга, үпкәләрдән котылырга ярдәм итә торган догадан башлау булыр:
اللهم وفقني ان اعفو عن الكل و احب الكل و اتقوى نتيجة ذلك بالصحة و العافية
«Әллааһуммә, вәффикънии ан а‘фувә ‘анил-күл, вә үхиббәл-күл, вә әтәкавва нәтиҗәтә зәәликә бис-сыйхха вәл-‘аафия».
«Йә, Раббым, миңа һәр кешене кичерер өчен (гафу итәр өчен) һәм һәр кешене яратыр өчен тәүфыйк бир, һәм шул сәбәпле миңа сәламәтлек бир».