Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үз хәйләләре һәм «сул» керем бар»: ерак юлга йөрүче шоферлар үз эшләре турында сөйли

news_top_970_100
«Үз хәйләләре һәм «сул» керем бар»: ерак юлга йөрүче шоферлар үз эшләре турында сөйли

Кемдер «дальнобойщик»ларның эшен «авыр һәм куркыныч» дип атый – юлда нәрсә булмас?! Кемдер, киресенчә, бу һөнәрне романтиклаштыра. «Челнинские известия» журналисты ерак юлга йөрүче шоферлар белән аралашып, аларның үз һөнәрләренә мөнәсәбәтен ачыклаган. 

Озакка «югалу»

Ерак юлга йөрүче шоферлар, эшләренең төп кимчелеге дип, гаилә тормышындагы күп вакыйгаларда катнаша алмауларын саныйлар.

«Эшем аркасында мин улым туганда өйдә була алмадым, хатынымның берничә туган көнендә һәм туганымның туенда булмадым. Әлбәттә, сменаны фаразларга тырышасың. Әмма кайвакыт тантанага 1 атна кала чакыралар, ә син Хабаровскида яки Магаданда», – дип уртаклаша ерак юлга йөрүче Сергей Киреев.

30 еллык стажлы Илгиз Җиһаншин сөйләвенчә, машина йөртүчеләре аз булган кайбер компанияләрдә, базага кайтып берничә көн үтүгә, шофер янә рейска китәргә тиеш.

«Еш кына шулай була: йөкне, мәсәлән, Чаллыдан алып, Мәскәүгә илтәсең, аннары Мәскәүдә яңа товар төяп, Екатеринбургка, аннан Төмәнгә, Саратовка барасың һәм аннан соң кабат Татарстанга кадәр йөк төйисең», – дип аңлатты фура йөртүче Виктор Иванов.

Өстәвенә, кабинада 2 шофер булу – сирәк күренеш.

«1 тәүлеклек юлга 1 шофер җитә. Әлбәттә, берүзең эшләү авыррак. Төшке ашка туктаулар белән юлда 15-16 сәгать үтә, аннары 4-5 сәгать йоклыйсың да, тагын юлга. Шундый график кирәк, чөнки сроклар бар, ә машина йөртүчеләр юк», – Сергей Киреев хәлне шулай дип аңлата.

Юл тормышы

«Юлда еш кына кабинада ашыйм. Чәйнектә су кайнатып, тиз пешә торган ризык әзерләр өчен плитәм бар. Ләкин көнгә 1 тапкыр юл буендагы кафе янында туктыйм һәм әйбәтләп ашыйм», – дип сөйли Виктор Иванов.

Ерак юлга йөрүче шоферлар еш кына кабинада ук йоклый.

«Заманча машиналар уңайлы. Хәтерлим, элек кабинада тар гына сәке тора, анда йоклау уңайсыз була торган иде. Эссе көннәрдә тынчу, ә суыкта – салкын иде. Хәзер климат-контроль бар һәм йоклау рәхәт», – дип билгеләп үтә Илгиз Җиһаншин.

«Нигездә, парковкалардагы душ бүлмәсендә юынабыз. Буш вакыт булганда, кайвакыт җәмәгать мунчаларында. Кайберәүләр җәен су коенырга елга яки күл янында туктала», – дип сөйли Сергей Киреев.

Хәвеф-хәтәр

Илгиз Җиһаншин юллардагы хәзерге һәм 90нчы еллардагы шартларны чагыштырды. Ул элек үзенең коралсыз йөрмәвен искә төшерә, чөнки фураларны трассада туктатып талый торган булганнар. Йөк машиналарының шоферлары белән бергә югалган очраклар да бар.

«Әлбәттә, хәзер дә караклар бар, ләкин алар күпкә азрак һәм күбесе – үзебез шикелле үк шоферлар. Төнлә фураны ачып берәр нәрсә урлыйлар. Мин андый хәлгә Испаниядә очрадым», – дип сөйли Илгиз Җиһаншин.

Ул, шулай ук, 90нчы елларда полиция хезмәткәрләренең ерак юлга йөрүчеләрдән «салым» җыярга яратканнарын искә төшерде. Штраф өчен мең төрле сәбәп таба һәм урында ук кулга гына түләргә тәкъдим итә торган булганнар. Хәзер андый әйбер юк икән.

Ерак юлга йөрүче яшьрәк шофер Сергей Киреев үзе белән һәрвакыт монтировка йөртә, тик әлегә кадәр кирәге чыкмаган. Урлашу белән дә очрашканы юк икән.

«Юл үзе куркыныч. Арыганлыктан яки юл начар күренү аркасында юл-транспорт һәлакәтенә эләгергә мөмкин, хәтта күпьеллык стажлы шоферлар да ялгыша. Яңа эшли башлаучылар кышларын, бигрәк тә салкын сезон башында, күренми торган боз катламы юлны каплагач, аеруча күп зыян күрә. Идарәне югалтсаң, фура үзен бөтенләй дә җиңел машина кебек тотмый»,– дип билгеләп үтә Виктор Иванов.

Сәяхәтләр һәм чит илләргә йөрү

Күп шәһәрләр аша үтсәләр дә, ерак юлга йөрүчеләр үзләрен сәяхәтче дип санамый.

«Шәһәр карап йөрергә күбесенчә вакыт юк. Дөрес, йөк төягәнне берничә көн көткәндә, йөреп кайтырга мөмкин, ләкин ул бик сирәк була. Һәм еш кына йөкне ниндидер базада көтәсең, аннан шәһәргә кадәр машинада барырга кирәк, ә чираттан чыгарга ярамый. Без юлны гына күрәбез», – ди Илгиз Җиһаншин.

Шуңа да карамастан, эше аркасында ул Европаның күп кенә илләрендә һәм Россиянең барлык төбәкләрендә булып чыккан.

«Кемдер чит илгә барган өчен акча алу – бик шәп әйбер, дип әйтер. Ләкин, чынлыкта, йөгеңне бушаткан һәм төягән урындагы җирле склад эшчеләре белән аралашу бик кыен. Гомумән алганда, Европага сәяхәт Россия буйлап сәяхәттән әллә ни аерылмый», – ди Илгиз Җиһаншин.

Виктор Иванов та европалыларда менталитет башка икәнлеген билгеләп үтте.

«Эш вакыты бетсә, 1-2 генә поддон бушатасы калган булса да, склад хезмәткәрләре фураны төяү яки бушатудан туктарга мөмкин. Китәләр дә баралар. Һәм аларны икенче көнгә кадәр көтәргә кирәк. Ә Россиядә һәм БДБ илләрендә эшне бетерми туктамыйлар», – ди Виктор Иванов.

Читтән кергән керем

«Сулдан» керем алу өчен хәйлә коруларын да таный ерак юлга йөрүче шоферлар. Иң җиңел ысул – эш бирүче түләгән ягулык.

«Бакны тутырасың һәм тагын 10 л – канистрга. Һәм һәр бензин салу станциясеннән – шулай. Аннары аны арзангарак сатасың. Күпләр шулай эшли – акча артык булмый», – дип билгеләп үтте Сергей Киреев.

«Йөк ташу белән өстәмә дә шөгыльләнергә мөмкин. Кайбер базада күрше шәһәргә берәр нәрсә илтергә сорыйлар. Алар документларын да ясый, һәм барысы да рәсми дә булачак, ләкин эш бирүче моны белми кала. Аңа комиссия түләмәс өчен. Ә машина йөртүчегә бу – плюс кына. Шоферларның легаль булмаган йөк ташыган очраклар булганын да беләм, әмма, гадәттә, мондый шоферларның тормышы начар тәмамлана», – дип кисәтә Виктор Иванов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100