news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Үз-үзеңне күрә алмау инде бу» – Данир Сабировның әтисеннән киңәш

news_top
«Үз-үзеңне күрә алмау инде бу» – Данир Сабировның әтисеннән киңәш
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Данир Сабировның әнисе белән әтисе кунакка килгән. Артист аларны табибларга йөртергә уйлап тора. «Әти белән әнине «ремонтлап» аласы иде», – дип сөйли ул.

Әтисенә, элек килгәнендә, диетага утырырга – камыр һәм спиртлы эчемлекләр кулланмаска кушкан булган. Бу юлы килгәндә Исламбай ага 6 кг га ябыгып килгән. «Менә тыңлады бит мине, димәк, мин дә кулымнан килгәнне эшләячәкмен», – дип сөйли артист.

«Үз-үзеңне күрә алмау инде бу. Сиңа рәхмәт, теге вакытта җырлап утырганны төшереп, миңа күрсәткән өчен. Нотаны эләктереп алмакчы булам, эләктерә алмыйм…» – дип сөйләп бара Данирның әтисе машинада. Ул начар гадәттән тыелырга кирәклеген әйтә

«Шундый гади инде минем әти», – дип язып куйган юмор остасы.

«Гап-гади эчкерсез жавап. Күңеле ничек тоя, шулай жавап бирә. Ясалма түгел бит. Аллаһ саулыкларын бирсен әти- әниегезгә», – дип, халык та килешкән артист белән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар