Төпчек улымны соң гына таптым, бу вакытта олы улым мәктәпне тәмамлап килә иде инде. Рамил бик тансык бала булды. Олы улымнан соң бик озак балага уза алмадым. Кайда гына дәваланмадым, нәрсә генә эшләмәдек, файдасы булмады.
Йөкле икәнемне белгәндә, ирем белән кул селтәгән идек инде. Бу хәбәрдән бәхетнең иге-чиге булмады. Олы улыбыз инде үсеп җитте, ә без кабат яшь әти-әни булабыз! Рамил кечкенәдән гел авырды, туганнан бирле диярлек неврологта исәптә торды, күрәсең, минем шактый олы яшемнең дә йогынтысы булгандыр, улым туганда да бик авыр туды.
Декрет ялым беткәч, эшкә чыгып тормадым, китәргә мәҗбүр булдым. Рамил бакчага йөри ала торган бала түгел иде. Еш авырып торуы гына җитмәгән, берәр нәрсә ошамаса, шундук истерикага бирелә, ә аның бу шашынулары һәрвакыт чыдап булмаслык баш авыртулары һәм «ашыгыч ярдәм» чакырту белән төгәлләнә. Рамилне кечкенәдән бәллүр савытны саклап торган кебек өф-өфләп, бар нәрсәне рөхсәт итеп үстерүебез дә гаҗәп түгел.
Олы улым башкалада институтта укыды, кайткан саен аптырый, ризасызлык белдереп: «Әни, нишлисез сез, кем итеп үстерәсез энекәшне?!» – дия торган иде. Эх, шул вакытта улымның сүзләренә колак саласы булган да бит!.. Ә без, Рамил авырый, аңа борчылырга ярамый, дип әйтә идек.
Үсә-үсә барысы да үзгәрер, үз урынына утырыр, дип өметләндек, чөнки олы улыбыз белән бер генә проблема да булмады бит. Әмма «Кечкенә балалар – кечкенә мәшәкать, олы балалар – олы мәшәкать» дип юкка гына әйтмиләр икән.
Күчеш чоры, үсмерлек яше кергәч, Рамил тәмам бәйдән ычкынды, азганнан-аза барды. Дәресләренә йөрмәде, укытучыларына белән дорфа кыланды, начар компаниягә иярде. Әле әтисен бераз булса да тыңласа, мине исә бөтенләй санга да сукмады. Ул миңа мәктәпкә килеп йөрүне дә тыйды.
«Мәктәпкә киләсе дә булма! Син карт инде, шундый әнием булганына хурланам!» – дип кычкырды.
Ә соңыннан хәлләр тагын да начарланды: улым мәктәпне бөтенләй ташлады, өйдән дә кача башлады. Без аны берничә тапкыр полициядән барып алып кайттык. Рамил мөмкин булган бар җирдә учетта торды, тик балигъ булмаганнар комиссиясе дә, участковый да берни эшләтә алмады. Улым төнлә кунарга кайтмаганда борчыла идем, әмма ул исерек булганда тагын да ныграк курыктым.
Бу вакытта олы улым институтны укып бетереп, башка шәһәрдә яши иде, ә иремнең эше сменалы. Ә мин үз улым белән бер өйдә калырга дер калтырап тордым! Исерек килеш ул миңа сугып җибәрергә дә күп сорап тормый, фатирда бөтен нәрсәне кырып-җимерә иде. Мондый вакытларда мин аннан курыктым һәм күралмадым. Әйе, үз баламны күралмыйм һәм моның өчен мине гаепләргә кирәкми дә. Мин кичергәннәрне белсәгез икән, мондый нәрсәләрне иң явыз дошманыңа да теләп булмый. Үз улы мыскыл иткәндә, әни кешенең ниләр кичергәнен күз алдына китереп карагыз. Ул мыскыллы елмаю кунган йөз, перегар исе аңкып торган авызыннан юри тынын минем йөзгә өрүе, уйларга да оят булган әллә нинди сүгенү сүзләре, кул уйнатулары...
Ә бер хәлне әле дә булса искә төшерергә оят. Ирем белән улым түбәдән кар төшерә иде, ә безнең йорт шактый биек. Шунда иремнән улымны түбәдән әкрен генә, имеш, ялгыш кына этеп төшерүен сорадым...
«Бүтән чыдарлыгым калмады бит. Гарип булсын, ичмасам, инвалид коляскасында утырсын, карар идем әле. Карар идем! Түзә алмыйм башка!» – дип үрсәләндем.
Ә ирем минем бу сүзләрдән шок хәлендә калып, чигә турысында бармагын гына борды.
Рамилгә 18 яшь тулды, бу вакытта ул сау-сәламәт иде инде. Аны армиягә алырлар, шуннан кеше булып, әзрәк акылга утырып кайтыр, дип өметләндем. Әмма «алтыдагы – алтмышка» дип белми әйтмәгәннәр. Рамил иптәш-әшнәләре белән кибеттән әйбер урлап тотылды, шартлы срок бирделәр, ә андыйларны армиягә алмыйлар. Судтан соң Рамил бераз басылып торды да, тик барысы да яңадан башланды. Хәтта үз әбисенең телевизорына кадәр урлап чыкты...
Әбисе, ягъни минем әнием, бу вакытта хастаханәдә ята иде. Шуннан чыккач, телевизор юклыгын күрде. Ишек тә, йозак та ватылмаган, төзек иде. Мин, әлбәттә, моның кем эше икәнен шундук төшендем, чөнки әнинең фатир ачкычлары бездә дә бар иде. Әмма Рамил моны кире какты, полиция чакыртырга туры килде. Озакламый, ул барысын да әйтте, тик соң иде инде.
Суд булды. Шартлы срок вакытында әйбер урлаганын исәпкә алып, Рамилне утыртып куйдылар. Әйтергә дә оят, тик ничә елга беренче тапкыр мин җиңел сулап куйдым.
Әлбәттә, улыбыз янына барып йөрибез, кирәк-ярак, азык-төлек алып барабыз. Ләкин ул минем белән күрешергә, аралашырга теләми, барысына да мин гаепле дип саный. Ирем белән дә мөнәсәбәтләребез бозылды. Теге вакытта полиция чакыртмаган булсам, Рамил иректә булыр иде, дип әйтә.
«Җүләр син. Аны утыртып куйганнан гына җиңеләйдеме соң хәлең? Төрмә аны җүнле якка үзгәртер дип уйлыйсыңмы?» – дип ачулана ирем.
Озакламый Рамил иреккә чыгарга тиеш. Бу көнне дер калтырап көтәм. Аны мин утырттым бит! Аның нәрсәгә сәләтле икәнен кем белсен? Улым белән күрешмәс өчен, бөтен нәрсәне ташлап, берәр җиргә китеп олагасы килә. Аның белән генә күрешәсе булмасын...