Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үз телем» бәйгесендә җиңүчеләр: 2 миллион сум грант акчасы кемнәргә ни өчен бирелә?

Казанда татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Барлыгы 8 җиңүчене билгеләделәр. Аларга 2 миллион күләмендә грант тапшырылды. «Интертат» җиңүчеләр белән элемтәгә чыгып, алар гамәлгә ашырачак проектлар турында сөйләште.

news_top_970_100
«Үз телем» бәйгесендә җиңүчеләр: 2 миллион сум грант акчасы кемнәргә ни өчен бирелә?
Владимир Васильев
  • «Үз телем» бәйгесендә Казанда яшәүче мәктәп укучылары, студентлар һәм 35 яшькә кадәр яшьләр катнаша ала. Бәйгенең гомуми приз фонды – 2 миллион сум.Бәйгенең оештыручысы – Казан шәһәре Башкарма комитеты.
  • «Үз телем» бәйгесе беренче тапкыр 2021 елда оештырылды. Нәтиҗәдә 5 проект авторы җиңү яулады. Алар арасында сүзләрне тәрҗемә итү буенча IT-проект, яшь натуралистның «Яшел китап» өстәл китабы, «Бөҗәкләр алдаша беләме?» дип аталган сабыйлар өчен энциклопедия, татар теле комикслары һәм «SkyTat» онлайн-клубы. Бу проектларның барысы да тормышка ашырылды.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова җиңүчеләрне игълан иткәндә«Үз телем» бәйгесенең 2024 елда да дәвам ителәчәген әйтте.

Катнашучыларның барысы да финалга узмаячак. Бәлки, кайберләре икенче елга узар. 2024 елда да «Үз телем»не дәвам итәсебез килә. 2021 елда катнашучылар реаль булмаган суммалар тәкъдим итә иде, яисә ул проектларны чынга ашыра алмаячаклары күренеп тора иде. Быел катнашучыларның презентацияләреннән чыгып, бик нык әзерләнгәннәрен күрдек.

Быелгы проектларның җиңүчеләре 26 июльдә билгеле булды. «Интертат», һәр җиңүче белән сөйләшеп, проектларына ачыклык кертүне сорады. Суммалар җиңүчеләр үзләре әйткәнчә күрсәтелде.

Алинә Бикмуллина – «Акча иле» китабы проекты.

  • Проектны тормышка ашырырга 220 мең сум бүленеп бирелгән.

Соңгы арада язучы, шагыйрә Дания Нәгыйм белән бик еш аралашабыз. «Үз телем» проекты турында ишеткәч, мин аңа бергә катнашырга тәкъдим иттем. Дания хуплады. Икебез дә каләм тибрәткәч, әлбәттә, ул әсәр иде. Берничә тема уйладык. Ахыр чиктә акча темасына тукталырга булдык. Чөнки акча – һәркем өчен актуаль. Ул үзенең формаларын гына үзгәртә. Минем балаларга әби-бабайлары акча тоттырса, шуның кадәр сөенәләр. Акчаның күләмен дә, нәрсә алып булганын да белмиләр, ләкин аларда бу шундый шатлык хисе тудыра. Акчаны җиңел килә дип уйларга мөмкиннәр. «Аны яки тегене ал!» – дип әйтергә мөмкиннәр. Менә шушы әсәр аша без кечкенә яшьтәге балаларга акчаның нәрсә икәнен, аны эшләп алуы җиңелме икәнен, элек акча булмаганда нинди формалар, предметлар кулланылганын аңлатачакбыз. Тарихи фактлар да китереләчәк. Акчага кагылышлы темага балалар бирә торган сорауларга җавап табарга тырышачакбыз.

Сюжетын берникадәр дәрәҗәдә эшләдек. Үзебезгә ошый. Идеяне хуплаулары өчен проектны оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Безгә исән-имин, матур китап чыгарырга насыйп булсын.

Бөтен серләрен ачып бетерәсе дә килми. Һәм без әйткән фикерләр ахырга таба үзгәрергә дә мөмкин. Проектны декабрьгә кадәр тормышка ашырырга, дигән план бар. Без тырышачакбыз. Бу безне җыйнаклап тора. Даталарны истә тотабыз.

Кайбер кешеләргә 2 авторның әдәби әсәр язуы сәердер. Әлегә безгә ошый. Сюжетны төзегәндә безгә шактый ошады. Икебез дә илһамландык. Китапханәләрдә утырып, шактый күп китап карадык. Үтмәсәк, әллә үз акчабызга чыгарырбызмы икән, дип уйлана башлаган идек. «Үз телем» проектына рәхмәт! Өметләрне акларга тырышачакбыз!

Ләйсән Гыйрфанова – «Сихри Казаным!» квест-променад.

  • Проектны чынга ашырырга 220 мең сум бүленеп бирелгән.

Бүгенге көндә мин режиссер-башкаручы буларак «Туган авылым» белән эшлим. Минем белән берничә алып баручылар да бар. Бу программаларны алар алып бара. Безнең квест-проминад эшләп килә. Бу – минем беренче тәҗрибә. Башка татар мохитен, мәдәниятен күрсәтүче, безнең туристлар өчен «Шүрәле», «Сабантуй» программасы эшләп килә. Без җитәкчем Фәридә Бибарс белән бергә бу проектларны тормышка ашырабыз.

Шуларга нигезләнеп, минем яңа идея килеп чыкты. Һәм мин «Үз телем» дигән проектлар конкурсына гариза җибәрдем. Ниһаять, җиңүче дә булып чыктым. Мин моңа бик шат. Конкурска үземнең «Казан сөйли» дигән проектны тәкъдим иттем. Ул берничә аудиоспектакльдән тора. Беренче спектакльне «Музыкаль Казан» дигән жюри әгъзаларына тәкъдим иттем. Нәрсә соң ул аудиоспектакль? Ничегрәк бара ул? Бу – променад спектакль. Безнең яшүсмерләргә, мәктәп балаларына мәгариф формасында менә шундый проект кирәк иде.

Мин – 4 бала әнисе. Әти-әниләр белән эшләгәндә, алар миннән: «Ләйсән, әйдә, балалар өчен оештыр инде», – дип сорый. Шул рәвешле минем аудиоспектакльләр оештыру идеясе туды. Моның өчен безгә колакчыклар, тавыш яздыру студиясендә аудиоспектальне бер форматка яздыру кирәк булачак. Шуңа күрә аны булдыру бик авыр түгел.

Проектларны үстерергә кирәк, тагын да яңа урамнар, ачышлар, шәхесләр турында шундый аудиоспектакльләр булса, минемчә, безнең балаларга бик кызык булыр иде. Аудиоспектакльләр урамнан йөрү генә түгел, ә интерактив формада үтәчәк. Шул этапта алар ниндидер бирем үтәргә тиеш була. Каядыр алар бииләр, каядыр җырлыйлар, кемгәдер кул болгыйлар. Кыскасы, ул интерактив квест формасында барачак. Алга таба бу проект бик масштаблы булырга тиеш.

Әти-әнием – артистлар. Шуңа күрә театр өлкәсе миңа бик якын. Аудиоспектакльне булдыруда миңа әти-әнием дә ярдәм итәрләр, дип уйлыйм. Шуңа күрә, бу – хәтта безнең гаилә проекты да булырга мөмкин. Бу проект алга таба да бер урында гына туктамаячак, үсәчәк.

Аллаһ боерса, август-сентябрьдә төгәл проект өстендә эшли башласак, октябрь-ноябрь әзер булачак, дип өметләнеп калабыз.

Гүзәл Гарипова – «Нәҗип» график новелла.

  • 350 мең сум бүленеп бирелгән.

Безнең проект берничә өлештән тора. Азактан ул проект «Нәҗип» әсәре буенча график новелла дигән китап чыгарга тиеш. График новелла – ул комиксның бер төре. Ләкин ул традицион комикс стилендә түгел.

Безнең командада берничә кеше бар. Режиссер, драматург Булат Минкинның бик күп әсәрләре Татарстан театрларында уйнала. Аның сценарий язу тәҗрибәсе булгач, бу проект аны кызыксынды. Аның ярдәмендә без сценарийны башкарырбыз, дип уйлыйм. Аннары редактор Эльза Нәбиуллина. Ул – татар теле укытучысы. Үзе дә узган елны грант отып, ире белән бер авторлыкта «Яшел китап» чыгарган иде. Ул редактор, төзүче кебек булачак. Безнең әле фәнни консультант Динә Гатина бар. Ул безгә көнкүреш һәм киемнәр мәсьәләсендә ярдәм итәчәгенә өметләндерде. Проектны декабрьгә ясап бетерербез, дип өметләнәм.

Бу китап 7дән 10 яшькә кадәр балалар өчен дип санадык. 80 битле булачак. Размеры 21-27 сантиметр.

Илгизәр Вахитов – «Казан урамнары» открыткалары.

  • Проектны тормышка ашырырга 80 мең сум бүленеп бирелгән.

«Казан урамнары» проекты открыткалар сериясеннән гыйбарәт. Аларда танылган татар шәхесләре сурәтләнгән, алар, шаяртып, үз урамнарының истәлекле урыннарына комментарий бирә. Открытканың икенче ягында геройның тарихы сурәтләнгән. Туристлар яки кешеләр татар мәдәнияте белән аз таныш.

Бу проектны мин «Миллиард татар» интернет-проектында эшләү тәҗрибәсе нигезендә булдырдым. Аерым әйткәндә, хәзер үк бездә открыткаларның беренче өлеше актив рәвештә чыгарылуга әзерләнә. Тиздән без әзер, бастырылган карточка вариантларын халыкка тәкъдим итәрбез, дип ышанам.

«Үз телем» проекты ярдәмендә без сериябезне дәвам итә алачакбыз һәм киләчәктә Казанның яңа геройлары һәм урамнары белән тагын 12 открытка ясаячакбыз.

Моннан тыш, безнең планда Казан картасын ясау, шулай ук Казан буенча комикс-юл күрсәткечен булдыру бар. Ләкин әлегә бу – планнар гына.

Бу суммага концепцияне эшләү, әдәбият белгече һәм тарихчы белән консультация, рәссам һәм верстальщик эше, типография өчен түләү, шулай ук барлык открыткаларны төрү керә.

Алсу Хәбибуллина – «САФ әдәбият» проекты:

«Үз телем» конкурсында мин «САФ татарча беренче балалар интернет-радиосы»ның иҗат төркеме исеменнән катнаштым. Без грантлар конкурсына «САФ әдәбият» проектын тәкъдим иттек.

Әлеге проект кысаларында төрле яшьтәге балалар өчен аудио әсәрләр яздырырга ниятлибез. Радионың әдәби мөхәррире Гөлназ Дениз-Гарипова белән берлектә балалар өчен 40лап әсәр сайлап алдык. Аларны профессиональ тавыш яздыру студиясендә, танылган дикторлар, артистлар белән берлектә яздырып, музыкаль эффектлар, көйләр белән бизәп, сыйфатлы продукт булдырасы килә. Татар балалары яратып тыңларлык, кызыксынырлык булсын иде, дибез.

Әлеге әсәрләрне иң беренче чиратта радиода яңгыратачакбыз. Шулай ук радио сайтында ирекле аудио китапханә булдырырга да җыенабыз. Аннан теләгән һәр кеше – әти-әниләр, тәрбиячеләр, укытучылар файдалана алачак.

Әлеге эшкә тотынуыбыз мәҗбүрилектән килеп чыкты. Бүген радио фондына төрле чыганаклардан бөртекләп җыелган 300гә якын балалар өчен аудио әсәр бар. Аның 100ләбен үз көчебез белән яздырдык. Чөнки 24 сәгать эшли һәм эфирда һәр көн төрле жанрдагы әсәрләр яңгырата торган радио өчен бу бик аз. Көн дәвамында радиода кыска шигырьләрдән алып, әкият, озын хикәя, хәтта радиоспектакльгә кадәр яңгырый. Төрлелек бик кирәк. Сыйфат бик кирәк. Ә сыйфатлы әйбер ясар өчен акча кирәк. «САФ балалар радиосы» инде 1 елдан артык акчасыз, энтузиастлар көче белән генә эшли. Шуңа күрә конкурсның жюри әгъзаларының проектка игътибар итүенә, җылы теләкләренә бик сөендек.

Аудио китаплар – балалар өчен бик актуаль чара. Нәниләр аны уйнаганда да, машинада да – теләсә кайда тыңлый ала. Сөйләм күнекмәләрен үстерү, чиста, матур итеп татарча сөйләшү өчен бик файдалы. Шунда ук отып алалар, кабатлыйлар. Өлкәнрәк яшьтәге балалар өчен әсәрләрдән өзекләр дә сайладык. Иң кызыклы урыннарын тыңлап, кызыксынып, аннан әсәрне тулысынча укысыннар, дип тырышабыз.

Проектны чынга ашыру өчен без 480 мең сораган идек. Ике проектка, шул исәптән безгә, сумма өлешчә биреләчәк, диделәр. Әлегә сумма нинди булачагын белмибез.

  • Грант суммасы әлегә хәл ителә.

Регина Гаязова – «Татар кызлары» дигән татарча комикслар.

«303 500 – грант акчасы, 85 150 – үзебезнең акча», диде ул.

Грант сроклары буенча, без ел ахырына кадәр проектны эшләп бетерергә тиеш. Август аенда рәссамнар арасында опен-колл игълан итеп, 5 авторны сайлап алырга исәп. Алар татар кызлары турында 4 комикс ясаячак һәм китапның тышын октябрь аена кадәр әзерләячәк. Ноябрьдә тәрҗемә, дизайн эшләрен төгәлләп нәшрияткә бирә алсак, декабрьдә җыентык әзер булырга тиеш.

Бүгенге көндә 4 хикәя дип уйлыйбыз. Алар – композитор, актриса Сара Садыйкова, режиссер, җырчы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, профессор, математик Сара Шакулова, татар очучы хатын-кызы, Советлар Союзы герое Мәгъүбә Сыртланова турында.

Аларның тормыш юлын яктыртачакбыз. Концепциясенә килгәндә, татар әкиятләрендә күп геройлар егетләр образында. Шуңа күрә татар хатын-кызлары, аларның казанышлары турында сөйлисебез килә. Бүген татар телен саклау эше хатын-кызлардан да тора.

  • 300 мең бүленеп бирелгән.

Булат Усманов – «Татар телен өйрәнү өчен мобиль кушымта»:

Минем проектым Anki кушымтасы ярдәмендә татар сүзләрен ятлау һәм кабатлау өчен катлаулылык һәм темаларга бүленгән уку материалыннан гыйбарәт. Эшләрне башлау турында килешүгә кул куелганнан соң, өч ай чамасы вакыт узгач әзер булачак. Хәзерге вакытта, диплом тапшыру грантны шунда ук бирүне күздә тотмый. Бөтен бюрократия, акча турында сөйләшү аннары гына булыр, дип уйлыйм.

  • 250 мең бүленеп бирелгән.

Әдилә Мөбәрәкова – «Зәкәрия» этно-фолк төркеме, татар этник группаларына багышланган музыкаль альбом

  • Грант суммасы әлегә хәл ителә.

Проектның исеме – «ДУСTYGAN». Максаты – 8 җырдан торган музыкаль альбом яздыру. Һәрбер җыр татарларның аерым этник группасына багышланачак (Казан татарлары, Әстерхан татарлары, Пермь татарлары, мишәрләр, керәшеннәр, Урал татарлары һәм Себер татарлары).

Без – күпмилләтле «Zakaria» төркеме, һәрберебез – төрле милләт вәкилләре. Безнең репертуарда Идел буенда яшәүче 7 халыкның җырлары тупланган. Быел без игътибарыбызны күбрәк татар культурасына багышларга уйладык. Шуңа күрә бу проект идеясе туды. Бүгенге көндә татар халык җырларын җырлаучылар шактый, ләкин бик күп очракта бер үк төрле җырлар кабат-кабат җырлана. Шушы проект ярдәмендә без халыкка, аеруча яшьләргә, татар халкының бай географиясен һәм бөтен Россия буенча таралган татарларның культуралары һәм җырлары белән таныштыра алырбыз дип өметләнәбез.

Группаның һәр катнашучысы Казан дәүләт консерваториясенең этномузыкология бүлеген тәмамлады.
Укыган вакытта фольклор экспедицияләренә йөреп, әбиләрдән җырлар яздырдык. Шул җырларны без бүгенге көндә заманча аранжировкаларга салып, яшьләргә тәкъдим итәбез. Яңа альбом да заманча яңгырашта булачак. 2023 ел ахырына кадәр язылып, музыкаль мәйданчыкларга чыгар, дип ниятлибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100