Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үз теләгең белән эштән киткәндә ике атна «отработка» мәҗбүриме?

news_top_970_100
Үз теләгең белән эштән киткәндә ике атна «отработка» мәҗбүриме?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Хезмәт кодексында беркетелгән гомуми кагыйдә буенча, хезмәткәр эштән китәргә җыенуы турында эш бирүчегә кимендә 2 атна алдан хәбәр итәргә тиеш. Бу вакыт эш бирүче эштән китү турында гаризаны алган көннең икенчесеннән башлана. «КонсультантПлюс» сайтында шул хакта язылган.

Ике атна «отработка» дип атала торган вакыт хезмәткәр һәм эш бирүче үзара килешү буенча кыскартыла ала. Өстәвенә, закон хезмәткәрне эштән китү турында кисәткән вакыт дәвамында эш урынында булуын мәҗбүр итми. Ул отпускка, больничныйга китә ала, бу очракта эштән китү сроклары үзгәрми.

Ике атналык «отработка» турында гомуми кагыйдәдә закон белән беркетелгән искәрмәләр дә бар. Сынау срогы вакытында эштән киткән очракта, эштән китү турында кисәтү срогы 3 көн, оешма җитәкчесе эштән киткәндә – 1 ай, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100