«Үз теләге белән»: Эштән китәргә мәҗбүр булган кешегә компенсация түләргә тәкъдим иттеләр
Заманча сәясәт проблемаларын тикшерү институты эш бирүче «үз теләге белән» эштән китәргә мәҗбүр иткән хезмәткәргә компенсация бирүне законда беркетергә тәкъдим итте. Әлеге инициативаны РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка юлладылар, дип хәбәр итә РЕН ТВ сайты.
«Россия Хезмәт кодексының гамәлдәге нормалары, җитәкчелек тарафыннан басым булган очракта, хезмәткәрне тиешенчә яклауны тәэмин итми. Хезмәт тормышының илкүләм сыйфат стандартын ясарга, шулай ук, системалы рәвештә токсик шартлар тудырган өчен, эш бирүчеләргә матди җаваплылык билгеләргә кирәк», – диелә документта.
Тикшеренү авторлары SuperJob сервисының 2024 елгы мәгълүматларын китерә: «үз теләге белән» мәҗбүри эштән җибәрү белән һәр өченче компания очрашкан. Бу – хезмәтне оештыруда канәгатьләнерлек булмаган эш тирәлеге яки идарә процессларының түбән сыйфаты кебек системалы дисфункцияләрнең ролен күрсәтә, нәтиҗәдә бу – персоналның демотивациясенә һәм эш күрсәткечләренең кискен кимүенә китерә.
«Эш бирүче басымы белән эштән китү фактларын документаль раслаганда, хезмәткәргә 3 айлык оклад күләмендә компенсация түләү мондый очраклар санын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Бу – җитәкчелек өчен тоткарлаучы фактор була», – дип саный инициатива авторлары.
Тикшеренүчеләр фикеренчә, әлеге инициатива гражданнарның хезмәт хокукларын ныгыта һәм оешма җитәкчеләренең Хезмәт кодексын бозу очракларын киметә алачак.