Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үз согында помидор ясау өчен җиңел рецепт

news_top_970_100
Үз согында помидор ясау өчен җиңел рецепт
Гөлүзә Василова

Үз согында помидор ясау өчен: 3 кг вак помидор, 3 кг итләч эре помидор, 3 аш кашыгы тоз, 9 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе, 1 баш сарымсак, 5-6 түгәрәк борыч.

Эре помидорларны һәм сарымсакны блендер белән вакларга яки иттарткычтан чыгарырга, утка куярга. Кайнап чыккач, бу массага вак помидорларны һәм тәмләткечләрне (яшеллек тә салырга мөмкин) салып, чама белән 15-20 минут пешерергә. Аннары стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябарга.

Вак помидорларны томатка салыр алдыннан, өсләренә кайнар су агызып, кабыгын салдырырга була.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100