Илфар Әминәнең беренче мәхәббәте һәм беренче ир-аты булды. Кызның аның белән бөтен гомерен уздырасы килде. Мәхәббәт, дәрт, туй... Әминә балага узды. Ә Илфар бераз үзләре өчен яшәргә тәкъдим итте, бала өчен җаваплылык алырга без әле бик яшь, диде. Әминәнең әти-әнисе кызларының авырлы булуын, әмма аборт ясатырга планлаштыруын белгәч, яшьләрне шактый гына кыздырып алды. Шуңа күрә баланы табудан башка чаралары калмады яшь гаиләнең.
Әминә өчен йөклелек чоры чын шатлык булды, коточкыч токсикозга һәм артык авырлык җыюына да карамастан, ул туачак баласын бик яратуын һәм аздан гына коточкыч хата кылмый калуын аңлады. Йөклелек чоры аның бар булмышын биләп алды, журналлар укыды, балалар әйберләре сатыла торган кибеттән әллә никадәр кирәк-ярак алды, яшь әниләр өчен төрле лекцияләргә йөрде, дөрес тукланды, сулыш гимнастикалары ясады.
Әминә бик яшь иде һәм Илфар белән аралары суынганын сизми дә калды. Йөклелеге җиңел генә узмады, Әминәгә берничә мәртәбә хастаханәдә дә ятып чыгарга туры килде. Менә шул вакытта Илфар читтә яңа мөнәсәбәтләр корган да инде. Өйгә кунарга кайтмый калган көннәре ешайды. Әле дустымда, әле әти-әнидә кунарга калдым, дип алдады. Акчаны да азрак алып кайта башлады, Әминә белән кызыксынуы да кимеде. Ул «йөклелек хатын-кызны бизи» дип уйламый иде. Илфарга хатынының шешенгән аякларын, корсагындагы тартылган тиресен күрү бер дә рәхәтлек бирмәде. Илфар Әминәнең бөтен капризларын үтәргә дә әзер түгел, киресенчә, хатынының гел еларга торуы, кәефе үзгәрүе аның ачуын гына чыгарды. Хәтта уллары Камил туу да бу хәлне үзгәртә алмады. Илфар улы туу турында дусларына горурланып, күкрәк кагып сөйләде, әмма бу вакыйганы сөяркәсенең кайнар кочагында бәйрәм итүне кулайрак күрде.
Әминә барысын да аңлады, әмма иренең хыянәтенә ышанырга теләмәде, Бераз кызуын басар да туктар, дип уйлады. Бик яратты ул ирен, үзен ташлап китәр дип курыкты. Чираттагы ызгыш шуның белән тәмамланды да – Илфар әйберләрен җыйды, гаилә тормышы белән яшәргә әле әзер булмавын әйтте, шулай да булышып торырга вәгъдә итте. Әминә көне-төне елады, кайнана-кайнатасына шалтыратып, уллары белән сөйләшеп карауларын сорады. Илфарга «кайт» дип ялынды...
Алдагы дүрт елда Әминәнең тормышында бердәнбер ир-ат улы Камил булды. Ул баласын яратып туя алмады. Әминәгә әти-әнисе ярдәм итте, әгәр алар булмаса ничек яшәрләр, гомумән, ничек исән калган булырлар иде икән? Илфар ярдәм итми диярлек. Бары тик хезмәт хакыннан бик аз өлешен генә күчереп бара. Илфраның әти-әнисе дә ярдәм итмәде аңа, чөнки кызларының гаиләсе алар белән бергә яши, аның балаларын яратып, иркәләп тордылар. Ә Камил – болай, улларының яшьлек хатасы гына иде...
Әминә кибеттә сатучы булып эшли. Соңгы араларда аның янына гел бер сатып алучы керә башлады – 30 яшьтән узган ир-ат иде ул, Әнвәр исемле. Берсендә Әминәне өенә кадәр озатып куярга тәкъдим итте. Соңыннан Әминә белән Камил янына «чәйгә» килде. Аның янында Әминә үзен кабат хатын-кыз итеп тоя башлды, чөнки аның тормышында бу хисләрнең дүрт ел булганы юк бит инде.
Яңа мөнәсәбәтләр шактый тиз үрелеп китте, инде бер ай узуга, Әнвәр Әминә белән Камилгә үзе янына күчәргә тәкъдим итте. Әнвәр шәхси йортта яши һәм үзе генә кызын тәрбияли икән. Ул эштә булганда, баланы няня карап торган. Кызларына ДЦП диагнозы куйгач, Әнвәрне хатыны ташлап киткән. Кыз бик авырлык белән булса да утырып тора, сөйләме бозылган, өянәкләрдән интегә. Әминә килгәч, нишләп әле няня хезмәте өчен түләп торырга?! Әнвәр Әминәгә өендә хуҗабикә булырга тәкъдим итте. Әминәнең фатирын арендага бирделәр, Әнвәр кызына инвалидлык пенсиясе ала, эшли. Гаиләгә акча җитәрлек иде.
Әминә Әнвәрнең өен юып чыгарды, тәрәзә челтәрләрен, пәрдәләрен ап-ак итеп юды, албакчага бик матур чәчәк бакчасы ясап куйды. Әминә иртәдән кичкә кадәр эш белән мәшгуль: бер баланы – бакчага, икенчесен хастаханәгә процедураларга алып барырга, бакчаны карарга, кибеткә барырга кирәк... Кыскасы, тавык чүпләп тә бетми торган эш. Ә үзенә бөтенләй дә вакыты калмый иде. Өстәвенә, Әнвәр дә эштән кайткач үзенә игътибар таләп итә. Ә Әминәнең мондый мизгелләрдә бер генә теләге – тизрәк мендәргә баш төртергә дә тирән йокыга чумарга. Әле Әнвәрнең кызы да бар бит – Әминә аны яратырга, кайгыртырга тырышты. Бу бичара кыз әнисенә кирәкми. Хәер, әтисенә дә кирәге юк иде аның. Әнвәр кызын кайгыртуны Әминәгә йөкләп калдырды. Янәсе, ул эшли, ә Әминә өйдә утыра, шуңа күрә хатынның нәрсәдән аруын ул аңлый алмады. Өчәр баласы булган хатыннарны мисалга китерде. Имеш, әнә алар барына да өлгерә, үзләрен карарга да вакыт таба – йолкыш хатыннар кебек күренми...
Шулай итеп бер елдан күбрәк вакыт узды. Әминә квартирант белән аренда килешүен өзде дә, әйберләрен җыеп, улын алып, кире үз өенә кайтып китте. Әнвәр аның бу адымына бик гаҗәпләнде. Ул, бу хатынга бөтен нәрсәне бирдем, өйдә хуҗабикә иттем, кайгырттым, дип уйлаган иде бит. Ә Әминә әнә нинди рәхмәтсез булып чыкты. Әнвәр аңа кире кайтырга тәкъдим итте, соңыннан үкенәчәксең, диде.
Әмма Әминә кайтырга уйламады да. Ул бары тик Әнвәрнең кызын – беркемгә дә кирәксез баланы гына жәлләде. Әминә бернәрсәне ачык аңлады: ул өй җыештыручы, няня, Әнвәрнең авыру кызын караучы, ашарга пешерүче, идән юучы булды. Ләкин ире өчен яраткан хатын-кыз булмады. Ул бары тик аңа уңайлы хатын иде.
Шулай вакыт уза торды. Әминә ир-атлар сайлауда гел хаталанып арыды, буш мөнәсәбәтләрдән туйды, шуңа күрә урамда үзе янына танышырга килгән Идрисне шундук кире борды. Берничә көннән соң ул Идрис белән кабат кибеттә күреште. Идрис әле күптән түгел генә күршедәге йортка күченеп килгән икән. Чираттагы очрашуда ул Әминәгә, кафега кереп, дусларча гына кофе эчәргә тәкъдим итте.
Идрис үзенең элекке наркоман булуын сөйләде. Соңгы чиккә җиткән булган. Әти-әнисе ярдәме белән бу афәттән котыла алган. Дәвалану курсы узган, шулай ук Аллаһка ышануы да бик нык ярдәм иткән. Хәзер сәламәт яшәү рәвеше алып бара, хәтта тартмый да икән, мәчеткә дә йөри. Әминә аны тыңлап утырды, үткәннәре коточкыч булса да, никтер аңа ышанды ул, күңеле тыныч иде. Шундук булмаса да, Идрис Әминәнең мәхәббәтен һәм ышанычын яулый алды. Әминә әти-әнисенә гадел булырга теләде һәм, шуңа күрә, Идриснең үткәннәре турында түкми-чәчми сөйләп бирде. Әлбәттә инде алар Идрисне ошатып бетермәде, «элекке наркоманнар булмый» дип, кызларын кире күндерергә тырышты.
Бер ел узгач, Идрис белән Әминә өйләнеште. Идрискә ике малай тапты Әминә. Идрис яраткан хатынына бер сәбәпсез дә чәчәк күтәреп кайта, кайвакыт бу – гади генә ромашка яки сирин чәчәге була, әмма, бу гамәле белән, улларына нинди яхшы һәм матур үрнәк күрсәтә ул. Идриснең әти-әнисе дә Әминәне бик яратты – «кызым-кызым» дип кенә торалар. Камилне дә үз оныклары кебек якын күрәләр. Идрис белән очрашканда, Камилгә тугыз яшь иде инде, ә үз әтисе аның турында бер тапкыр да кызыксынып карамады. Ә Идрис Камил өчен беренче көнне үк чын дус була алды. Идрис үз улларына караганда да Камилне ныграк ярата кебек тоела Әминәгә, чөнки Идрис бу баланың үз гомерендә күпме әрнү-газап күргәнен бик яхшы аңлый.
Камил сөйгән кызы белән өйләнешергә уйлагач, Идрис, улыбызның туен һичшиксез уздырырга кирәк, диде. Ир әлеге тантанага бик җаваплы карады, бөтен оештыру эшләрен дә үз кулына алды. Гадәттә туйларда әниләр котлаганда, барысы да елый башлый, әмма Идрис сүз алгач, бөтен зал тынып калды:
«Улым... Мин синең белән бик горурланам. Әниең белән сез барлыкка килгәнче, минем тормышым буш иде. Сез миңа киләчәккә ышаныч бирдегез. Мин – бик бәхетле кеше. Минем өч улым, алма кебек чибәр хатыным бар. Бу тормышта чын мәхәббәтеңне табу – иң зур бәхет, һәм мин ул бәхетне синең әниең белән татыдым, улым. Үз мәхәббәтегезне гомер буе саклагыз, бер-берегезнең кадерен белегез. Мин сезне бик яратам!» – диде Идрис.
Әминә, күзләренә яшь тулып, иренә карады. Күпме көтте бит ул үз насыйбын...