«Укучыларны тәрбияли бу!» Трамп мәгариф министры итеп рингта сугышкан хатынны куярга тели
АКШның яңа сайланган Президенты Дональд Трамп мәгариф министры вазифасына «World Wrestling Entertainment» (WWE) реслинг-промоушенына нигез салучы Линда Макмэонны тәкъдим итте. Трампның беренче президентлык срогында Линда кече бизнес администрация башлыгы булган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
«Кече бизнез администрациясенең элекке башлыгы Линда Макмэонның мәгариф министры булачагын игълан итү – минем өчен зур дәрәҗә», – диелә Трамп игъланында.
Ул, Макмэон америкалыларга үз балаларын укыту буенча иң яхшы карарлар кабул итү мөмкинлеге бирер, дип ышана. «Линда Америка укучыларының һәм эшчеләренең киләсе буыннарына ярдәм итү, шулай ук Америкадагы белем бирүне дөньяда беренче номерлы итү өчен үзенең дистә еллык тәҗрибәсен, мәгарифне һәм бизнесны тирәнтен аңлавын кулланачак», – дип саный Трамп.
Линда Макмэон Көнчыгыш Каролина Университетында белем алган һәм 2 ел дәвамында Коннектикут штатының мәгариф буенча советы әгъзасы булган. Баштарак ул Американың WWE компаниясендә җитәкче була. Моннан тыш, Макмэон үзе дә шоуда рестлер буларак берничә мәртәбә катнаша. Ул рингта үз кызы белән дә сугышкан һәм киявен нокдаунга җибәргән, дип яза АКШ матбугат чаралары.
Линда кандидатурасы турында билгеле булгач, социаль челтәрләрдә «Укучыларны тәрбияли бу хәзер!», «Хәзерге балаларга шундый министр кирәк!» дип шаяртып язалар.
Элегрәк билгеле булганча, Украинадагы конфликтны җайга салу буенча АКШтан махсус илче Трампның юридик мәсьәләләр буенча киңәшчесе һәм Россиядә туган Борис Эпштейн булырга мөмкин, дип хәбәр ителгән иде.