Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үз канына тончыга». Яңа ел төнендә ир сөйгән кызын подъездда чәченнән сөйрәп йөргән

news_top_970_100
«Үз канына тончыга». Яңа ел төнендә ир сөйгән кызын подъездда чәченнән сөйрәп йөргән
Фото: © "Татар-информ"

Владивосток шәһәрендә яшәүче ир-ат Яңа ел кичендә сөйгән кызын подъездда вәхшиләрчә кыйный. Бу турыда Лайф.ру хәбәр итте.

Яңа ел бәйрәме чак кына фаҗига белән тәмамланмый кала. Ярсыган ир-ат ярымшәрә сөйгән кызын күп катлы йорт подъездына алып чыга. Бу хәлне видеокүзәтү камерасы төшереп тора. Аннары кадрларны телеграм-каналлар тарата.

Видеода күренгәнчә, ир-ат кызны чәченнән сөйрәп тамбурга алып чыга, йодрыклары белән суга. Кыз авыртудан кычкыра, үз канына тончыга. Ир-ат кызны кыйнагач, салкын кафель буйлап сөйрәп йөри, аннары лифтка типкәләп кертә һәм төймәгә баса. Шуннан соң видео өзелә.

Аннары кыз хастаханәгә эләгә, аның баш мие селкенгән. Табиблар бу хәл турында полициягә хәбәр иткән.
«Хатын-кыз бергә яши торган 30 яшьлек ире белән талашуын әйтә. Ир аны кыйнаган. Хәзер тикшерү бара», – дигәннәр Эчке эшләр министрлыгында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100