Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үз башымнан узганнарны язам»: Гөлнур Айзаттан авыру кешене караучыларга киңәшләр

news_top_970_100
«Үз башымнан узганнарны язам»: Гөлнур Айзаттан авыру кешене караучыларга киңәшләр
Салават Камалетдинов

Шагыйрә һәм язучы Гөлнур Айзат «ВКонтакте» сәхифәсендә озак еллар каты авыру караучы кешеләргә киңәшләр язган.

– Үз башымнан узганнарны искә алып язам, – ди шагыйрә.

1. Авыру яткан бүлмәне еш җилләтергә кирәк, тынчу һава, авырудан бигрәк, аны караучы кеше өстендә албасты кебек утыра ул.

2. Авыру кешенең урын-җирен еш алмаштырырга (без хатын-кызлар яңа мендәр тышы, простыня җәйсәк тә, кәеф үзгәрә бит).

3. Авыруның өс киемнәрен еш алыштыру да яхшы, матуррак кием киендерсәң, авыру да күңелеңә шайтан булып түгел, фәрештә булып күренәчәк!

4. Авыру кеше көйсез була, гел аның җаена гына ятып, сыйпап тору үзен акламый, кирәк чакта орышып та алырга кирәк. Мескеннәрне авырулар да яратмый.

5. Авыруны ашату табиблар кушканча булырга тиеш. Авыруның көйсезләнеп, бәйләнүенә карап, теләсә нинди ризыкны бирергә ярамый, әле өф-өф итеп торсаң да, бик чак кына була. Гади кайнаган су, газсыз минералка ашкайнату өчен файдалы.

6. Авыруларның йокы вакыты үзгәрә. Төш вакытында да йоклатып алу мәҗбүри. Йоклаганда, ятып торган авыру кеше азрак тынычлана ул.

7. Авыруның яткан чакта башы югары булырга тиеш, сулыш алыр өчен шулай уңайрак.

Авыруны тәрбияләүче кешегә бик авыр. Бу авырлыктан ничек котылып була?

Яшәү атмосферасын алыштырып кына:

– авыру кеше янында утыру кирәкми

– үз йортың булганда, бакчада, йортта эшләү белән онытылып була

– үзең яраткан чәчәкләрне тәрбияләп, бүлмәгә вазага яраткан чәчәкләрне куеп

– яраткан ризыгыңны әзерләп

– салатлар ясап (төрле төстәге яшелчәләр дә кәеф чыганагы була ала)

– кайнатмалар ясап

– хуш исле үләннәр җыеп

– яраткан җырларыңны тыңлап

– кадерле кешеләрең белән аралашып

– иҗат итеп (минем күп әсәрләрем иң авыр мизгелләрдә язылган)

– кайчак өйне җыеп-юып чыгару да кәеф бирә

– һич югы үзеңә яңа берәр кием алып та кәеф күтәреп була

– яңа чашкадан тәмле чәй ясап эчү

– бер дә булмаса, яңа эскәтер, клеенка җәяргә мөмкин

– иске савыт-саба, киемнәрне чүплеккә бәрү дә начар уйлардан арындыра.

Авыруны караганда, үзең дә авыруга әйләнәсең ул – йөрәк, баш давлениесе, умыртка баганасы, аяк-кулларга көн дә көч килә бит!

Нинди авыр чакта да тормыштан позитив табарга омтылыйк инде, җаннарым! – дип язган Гөлнур Айзат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100