Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үз баласыдай безне якын итә иде» – Ришат Төхвәтуллинның тугры тамашачысы вафат булган

news_top_970_100
«Үз баласыдай безне якын итә иде» – Ришат Төхвәтуллинның тугры тамашачысы вафат булган
"Татар-информ" архивы

Җырчы Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрләрдә Арчадагы тугры фанатын юксынып сөйләде. Гөлзидә исемле апа җырчының иҗатын яратып, бер генә концертын да калдырмыйча йөри торган булган.

Безнең Арчада бер яраткан әбиебез бар иде. Гөлзидә апа... Мин Арчада концертлар куя башлаганнан бирле, ел саен безне каршы ала иде. Өчпочмаклар пешереп, 3 литрлы банкага алма, бал салып, тәмле чәйләр ясап, бөтен төркемебезне сыйлый иде. Гөлзидә әбиебез рак белән авырып, китеп барды.

Соңгы көннәрендә шалтыраттым үзенә, хәлләрен белештем. Инде сөйләшми дә иде. Минем тавышны ишеткәч, күзеннән яшьләр чыкты, миңа нәрсәдер әйтергә теләгәнен аңладым.

Быел менә Арчада беренче концерт, ә Гөлзидә апа юк. Үз баласыдай безне якын итә иде. Урыннары оҗмахта булсын. Бик яраттык без Гөлзидә апаны, – ди Ришат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100