Камилә үзенең балалар йортыннан тәрбиягә алынган бала икәнен һәрвакыт белде. Аннан моны яшереп тә тормадылар. Хәер, киләсе елга мәктәпкә керәсе алты яшьлек баладан яшереп калып буламы инде.
«Кызым, без сине бик-бик яратабыз һәм һәрвакыт яратачакбыз!» – дигән сүзләрне Камилә яңа йортка кайткан көнне үк ишетә башлады.
Райнур белән Гөлсем дә тәрбиягә алынган балаларын алдамадылар. Алар Камиләне кызлыкка алдылар, ул аларның фамилиясендә булды, документларда да Камилә Райнуровна дип язылды.
Бу серне бөтен ишегалды һәм ярты мәктәп белсә дә, Камиләне «детдом баласы» дип үртәүчеләр булып торды. Әмма Камилә әти-әнисе беркайчан да үзен ташламаячагын белә иде.
Кыз бераз үсә төшкәч, тугызынчы сыйныфта укыганда, әти-әнисенә бер сорау бирде:
«Ә нишләп сез мине кызлыкка алдыгыз? Сезнең үз балаларыгыз була алмадымы?» – диде Камилә.
Райнур белән Гөлсем җаваптан качмады, кызларына дөреслекне сөйләделәр.
Гөлсемгә 16 яшь булганда, сыйныфташыннан балага узган булган икән.
«Ул вакытта миңа ничек авыр булганын аңлыйсыңмы, кызым?» – диде әнисе, күз яшьләрен сөртеп.
«Әлбәттә, әни. Минем үземә дә озакламый уналты тула бит», – диде Камилә.
Гөлсемнең әнисе бу яңалыктан нишләргә белмәгән. Хәер, ул гына түгел, булачак әти кешенең һәм аның әти-әнисең дә коты очкан.
Тиз-тиз генә гаилә советы җыйганнар. Киңәшә-сөйләшә торгач, баланы төшертергә, дигән фикергә килгәннәр.
«Мин яшьлек хатам өчен җавап бирдем: шуннан соң балага уза алмадым. Әмма бу гына әтиеңне куркытмады. Ул хәлләрдән соң шактый еллар узгач таныштык без аның белән. Мин аңа барысын да ничек бар шулай сөйләп бирдем, берни яшермәдем. Без, балалар йортыннан бала алырга, дигән уртак фикергә килдек. Менә шулай итеп безнең гаиләдә син барлыкка килдең, кызым», – дип сөйләде әнисе.
Камилә дә үсеп буйга җитте. Мәктәпне бетерде, университетка укырга керде. Шунда Фирдүс исемле яхшы гына егет белән танышты. Камилә дә үз тарихын яшереп тормады, ничек бар шулай сөйләде.
Фирдүс тә күп балалы гаиләдән. Егеткә – 20 яшь, гаиләдә иң олысы. Ә әнисе әле күптән түгел генә тагын малай тапкан, алар арасында да дүрт сеңлесе бар. Камилә дә бу балаларны бик яратты, җае чыккан саен алар белән уйнады, мәш килде.
Фирдүс белән Камилә шулай берничә ел очрашып йөрде. Өйләнешергә җыенгач, ике яктан берәү дә каршы килмәде.
Туйлар уздырып тормадылар. ЗАГСта язылыштылар да, ял көне ике гаилә бер табынга җыелды.
Бер ел, ике ел узды, яшьләр дус-тату яшәп ята, әмма балалары гына юк. Камилә нәрсә генә эшләп карамады: мәчеткә дә барды, өшкерүче әбиләргә дә йөрде, ире белән бергәләп, әллә нинди санаторийларда да ятып кайттылар, бармаган табибы калмады.
«Тормышта әллә нинди хәлләр була. Бәлки, эш сездә дә түгелдер. Кайвакыт ирләрдә дә кысырлык була», – диде табиб.
«Болай уйларга да базма! – диде Фирдүс, хатыны табибның сүзләрен кайтарып әйткәч. – Безнең гаиләне үзең беләсең, әнә ничә бала без! Әти-әнинең шулкадәр баласы булгач, нишләп минем балам була алмасын!» – дип тузынды ир. Күрәсең, табиб әйткән сүзләр мин-минлегенә тигәндер.
Кыскасы, Фирдүс анализлар бирүдән баш тартып, кырт кисте. Ә инде тагын берничә ел яшәп тә балалары булмагач, үзе үк, аерылышыйк, дип сөйләнә башлады.
Аларны тиз аердылар – уртак балалары, бер-берсенә матди дәгъвалары да юк иде.
Аерылганнан соң, Камилә шәхси тормышына кул гына селтәде. Әмма көтмәгәндә Рамил барлыкка килде. Аларның очрашуы гади булды – Камилә эшенә соңга калып, урамда такси тотып тора иде. Шунда янына Рамил килеп туктады, илтеп куярга тәкъдим итте. Кыз аның күңеленә шулкадәр хуш килгән иде, хәтта икенче көнне дә нәкъ шул вакытта, шул ук урынга килеп басты егет. Шулай итеп башта – Камиләнең шәхси шоферы, аннан ире барлыкка килде.
Берничә айдан Рамил белән Камилә кара бөдрә чәчле, шомырттай кара күзле Айсылуның әти-әнисе булды. Алар Айсылуны балалар йортыннан алганда, сабыйга өч яшь иде. Ул туганнан бирле шунда яшәгән. Детдом хезмәткәрләре аның әнисенең кем булуын белми, чөнки сабыйны балалар йортының ишек төбендә калдырып киткәннәр. Бала төрелгән юрганның бер читенә кыстырылган кәгазьгә туган көне һәм исеме язылган булган.
Ә тагын бер ел узгач, Рамил белән Камиләнең үз кызлары туды, димәк, Камиләдә бернинди дә кысырлык булмаган.