news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Үз балаларым җырлый бит, сезнеке түгел!» - Лилия Биктимеровага сәер гаеп атканнар

news_top
«Үз балаларым җырлый бит, сезнеке түгел!» - Лилия Биктимеровага сәер гаеп атканнар
Фото: "Татар-информ" архивы

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Лилия Биктимеровага шактый сәер эчтәлектәге хат килеп төшкән. Ул аның белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә, сторисларында бүлеште.

«Лилия, сезгә балаларыгызны «эксплуатировать» итәргә оят түгелме?» – дип сорый аннан бер ханым.

Җырчы бу сүзләрдән, хәтта, бераз югалып кала. «Гафу итегез, мин үз балаларымны ничек «эксплуатировать» итәм икән?» – дип аптыравын белдерә ул.

«Башта – Гөлназ, хәзер Кәрим сезнең концертларда җырлый!» – дип кәнәгатьсезлек белдерүен дәвам итә язылучысы.

Бу сүзләр инде җырчының ачуын чыгара. «Сезнең балагыз җырлыймы безнең концертта? Үзем 9 ай буе йөрәк астымда йөрткән, имезеп үстергән балаларым җырлый бит, сезнеке түгел!» – дип, шактый кискен җавап кайтара аңа Лилия Биктимерова.

«Менә шундый эчтәлектәге хат килеп төште бер «подписчигым»нан. Шаккатым, дәшә алмыйча утырдым», – дип, башка язылучыларына хис-кичерешләрен дә сөйләгән артист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар