news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үз бакчаңда үскән алма белән грушаны язга кадәр ничек сакларга?

news_top
Үз бакчаңда үскән алма белән грушаны язга кадәр ничек сакларга?
Ләйсән Хафизова

Үз бакчаңда үскән алма белән грушаны коры һәм кояшлы көнне җыярга кирәк. Алар өлгереп бетмәгән булырга тиеш. Аннары саклау вакытында алар үзләре акрынлап өлгереп җитә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Орлыкларының яртысы яки дүрттән өч өлеше караңгы-көрән төскә кергән җимешләрне җыя башлыйлар. Аларны иртән, чык кипкәч өзеп алалар.

Уңышны җыйгач, алмалар тутырылган тартманы төнгә урамда калдырып тору кирәк. Аннары, саклауга алып куяр алдыннан, кальций хлориды белән эшкәртәләр.

Алма һәм грушаны агач, пластик, картон тартмаларда саклыйлар. Савыт төбенә газеталар, төргәк кәгазьләре, салам салалар. Алма һәм грушаны сабагы белән аска таба тезеп тутырырга кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар