«Үз әтиләре ятим итте». Бүздәк авылында көнче ир өч бала анасын ишегалдында чәнчеп үтерә

Башкортстанның Бүздәк районы прокуратурасы Уфада яшәүче ир-атка карата "Үтерү" маддәсе буенча карар чыгарды. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.
Башкортстан прокуратурасы белешмәсе буенча, 2022 елның гыйнвар урталарында бу ир-ат Бүздәк авылына килә. Ул элеккеге хатыны янына керә. Алар талаша башлыйлар. Ир-атның үзе белән пычагы була. Ул хатынга ташлана. Ир-ат элеккеге хатынына 26 тапкыр пычак кадый. Хатын күп кан югалтудан һәлак була.
Ир-ат гаебен тулысынча таный. Җинаять эшен судка тапшырганнар.
"Башинформ" агентлыгы чыганагы белешмәсе буенча, ир белән хатын бер ел чамасы элек аерылышкан. Уфада яшәүче ир элеккеге хатыны янына килә, хатынның таксидан чыкканын күреп ала. Ир көнләшә һәм хатынны ишегалдында ук үтереп ташлый.
Ир белән хатынның өч баласы - өч һәм сигез яшьлек ике кыз, биш яшьлек малай - әбиләрендә кунакта була. Үз әтиләре аларны әнисез калдыра, диелә.