Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үз әниең белән дә шулай сөйләшәсеңме?» – Гөлназ Шәрипҗанова ямьсез сүзләр язган

news_top_970_100
«Үз әниең белән дә шулай сөйләшәсеңме?» – Гөлназ Шәрипҗанова ямьсез сүзләр язган
"Татар-информ" архивы

Җырчы Гөлназ Шәрәпҗанова социаль челтәрдәге сәхифәсендә кызы Асылбикәнең балалар бакчасында чыгарылыш кичәсендәге образын күрсәтте.

Асылбикә матур күлмәк кигән һәм аңа хәзерге вакытта «супермодный» прическа ясатканнар. «ТМТВ» премиясе тантанасында алып баручы Гөлназ Сәфәрова, җырчылар Ләйсән Гыймаева һәм Рәфинә Ганиуллина да шундый ук чәч толымнарыннан иде. Тик халык баланың бу прическасын аңлап бетермәгән.

Әлбәттә, «нишләп матур булмасын, бик матур, һәркем матурлыкны үзенчә күрә» дип, баланың прическасын яклаучы да табылган.

«Әнисе. Мин монда бернинди матурлык та күрмим. Баланың матурлыгын әнисе бетергән», – дип бәя биргән ханымга Гөлназ Шәрипҗанова ямьсез сүзләр белән «ташланган»: «Ничек шулай аңгыра булып була микән. Карт бит инде сез. Утыр инде б…геңне кысып! Надан!» – дип язган җырчы.

Бу ханым начарлык белән дә әйтмәгәндер инде, чөнки Гөлназның үз чәче дә ниләр генә күрми – әле кыска чәчне бөдрәләтә, әле ясалма үстерелгән бөдрә чәч, әле җиргә тигән толым, әле чутсыз толым, әле күпне күргәннән соң «рәте киткән» юка чәч...

«Гөлназ, әлеге апа ачуыңны бик нык китергән булса да, аннан гафу үтенергә кирәк дип саныйм», «Сез – мәдәният аша халыкны тәрбияләргә, матурлык өләшергә тиешле кешеләр. Бигрәк тә хатын-кызга алай ямьсез сөйләшергә ярамый», – дип шаккаткан кайберәүләр.

Журналист Рәйсә Борһаниева да бу комментарийларны үз сәхифәсенә куйган һәм: «Үз әниең белән дә шулай сөйләшәсеңме ул, Гөлназ? Дорфа сөйләшүче «хан кызы» да бар. Берсе горурлыгын «бер җиренә» кыстырса, монысы ул урынны тутырып ук әйткән. Барыгызны җыеп, бер палатага тутырасы шәхесләр!» – дип мөрәҗәгать иткән ул җырчыга.

Комментарийлар (5)
Калган символлар:
  • 4 июнь 2023
    Исемсез
    Уф, исем китэ минем бу жырчы кисэклэренэ. Узегезне донья кендеге итеп кабул итэсезме сон сез?? Шул надан, нэрсэсен кысып утырган халык концертларыгызга йормэсэ сез кем сон??
  • 29 май 2023
    Исемсез
    ,😱😱😱
  • 29 май 2023
    Исемсез
    бик дорес эшлэгэн поп-жырчы, сугергэ кирэк бу надан томана халыкны
  • 29 май 2023
    Исемсез
    Яратмыйм бу артистларны кыланчыклар даже бер видео да бармак курсэтэ ул артист тугел узенен дэрэжэсен тешергэ. Шунгар курэ халык тешереп жибэрэм баскычтан
  • 29 май 2023
    Исемсез
    Гэлназ - культуранын бугенге куренеше.Шундый "сэхнэ осталары" кубэеп китте сонгы вакытта...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100