Җәй — десертлар өчен иң яхшы вакыт. Бу чорда татлы җиләкләр, хуш исле җимешләр күп, хәтта кайбер яшелчәләр дә баллы тәм бирә ала. Сезонлы ризыклар яңа тәм генә түгел, энергия һәм витаминнар да өсти. Бу турыда «АиФ» яза.
Җәйге десертлар турында эшмәкәр, блогер һәм кондитер Зина Овштейн сөйли:
— Идеаль җәйге десерт нинди булырга тиеш? Иң беренче чиратта — җиңел һәм салкын, урамда эссе булганда да рәхәтләнеп ашарлык. Әлбәттә, ул сезонлы ризыклардан торырга тиеш — мәсәлән, җиләк, күк җиләк, чия, карбыз булсын. Аларга бөтнек яисә яңа базилик яфраклары кушарга мөмкин — бу ризыкка тагын да күбрәк файда һәм яңа тәм өсти. Минем өчен тагын бер бик мөһим шарт — җәйге десерт әзерләү өчен күп вакыт кирәк булмасын, чөнки кояшлы көннәрдә кухняда озак тору түгел, йөрисе һәм кояш нурларында коенасы килә! Менә мин яраткан өч җәйге десерт:
Карбыз сорбеты
Кирәк булачак:
- 1 карбыз
- яңа өзеп алынган бөтнек
- 1 лайм
Ничек әзерләргә:
- Карбызны юып, калын телемнәргә бүләбез.
- Аннары аларны тулысынча катканчы туңдыргычка куябыз.
- Креманка яки бәләкәй савытлар алабыз.
- Лаймны урталай кисәбез, бөтнек яфракларын аерып куябыз.
- Каткан карбызны креманкага вак тишекле угычта уабыз.
- Өстенә лайм согы сыгып, бөтнек белән бизибез.
Туңдырма, куе сөт өсте һәм җиләкләр
Кирәк булачак:
- 1 кап пломбир
- 1 тартмачык безе
- 250 г майлы сөт өсте
- 2-3 аш кашыгы шикәр комы
- җәйге җиләкләр
Ничек әзерләргә:
- Сөт өстен йомшак күбеккә кадәр күпертәбез, шикәр комы өстибез, тагын әзрәк күпертәбез.
- Савытка 1 шарик туңдырма, бераз күпертелгән сөт өсте салабыз.
- Өстенә безене ваклап сибәбез.
- Иң өскә җиләкләр куела.
«Наполеон» стаканда
Кирәк булачак:
- катлы (слоеное) камыр
- 250 г майлы сөт өсте
- җиләк-җимешләр
Ничек әзерләргә:
- Кибеттән туңдырылган катлы камыр алабыз, эреткәч, алдан җылытылган духовкага 15 минутка куябыз.
- Бераз суынгач, ваклыйбыз да, тагын 5–10 минутка духовкага куеп, алтынсу төскә керткәнче пешерәбез.
- Сөт өстен йомшак күбеккә кадәр күпертәбез, тәменчә шикәр комы өстибез.
- Чиста стакан алабыз, аңа 2 кашык сөт өсте салабыз.
- Өстенә җиләкләр куябыз, аннан камыр вагы салабыз.
- Бу катламнарны 1 стаканда ясап бетерәбез дә, икенчесенә күчәбез.
- Өстенә шикәр оны сибәбез, җиләк белән бизибез.