Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Уйдадыр Сөн буйлары" - Гөлнур Айзат Роберт Миңнуллинга багышлап шигырь язган

Буада яшәп иҗат итүче шагыйрә һәм язучы Гөлнур Айзат Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин истәлегенә яңа шигырь иҗат иткән. Ул аны Инстаграм сәхифәсендә урнаштырган.

news_top_970_100
"Уйдадыр Сөн буйлары" -  Гөлнур Айзат Роберт Миңнуллинга багышлап шигырь язган

"27 март Татар Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат", - дип язган Гөлнур Айзат.

Шәммәт таллары сагыныр,

Уйдадыр Сөн буйлары.

Китеп барды җырлый-җырлый

Җыр яраткан уллары...

Әнкәйләргә багышланган

Җырлары ятим менә.

Әнкәйсез калганнар гына

Югалту зарын белә.

Бар Әнкәйләр моңсу бүген

Роберт абый тын калгач.

Мәгърур агач кебек шәхес

Түзәлми китеп аугач.

“Татарларым!” - дип янды да,

Туган тел дип сызды Ул.

Ә гомерен балалар дип,

Иҗат итеп узды Ул!

Без дә шул шигъри учактан

Очкын алган бер буын.

Шигырь яратучыларга

Сузды Ул ярдәм кулын.

Бөекләр киткән гасырлар

Җыр - кеше гомерендә.

И Шагыйрь! Озак яшәрсең

Халкымның күңелендә".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100