Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Уяныгыз инде». Ике егет янып үлгән, өч егетне 16 яшьлек кыз коткарган

news_top_970_100
«Уяныгыз инде». Ике егет янып үлгән, өч егетне 16 яшьлек кыз коткарган
Фото: https://sverdlovsk.sledcom.ru

Уралда янгын вакытында 2 егет һәлак булган, 3 егетне 16 яшьлек кыз коткарган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Бокситы бистәсендә 22 сентябрьдә төнге өчләр тирәсендә шәхси йортта янгын чыга. Биредә 15-16 яшьлек 6 бала була.

Алар барысы да Североуральск шәһәреннән дачага ял итәргә килгән. Төнге беренче яртыларда йокларга ятканнар. 2,5 сәг узгач, 16 яшьлек Марат (үсмерләрнең исемнәре үзгәртелә) сәер тавыш ишетә. Бу вакытта мунча түбәсендә шифер яна. Ул башкаларны уята: «Уянгыз, янгын!» – ди.

«Анда ике Илья – 15 һәм 16 яшьлек адашлар – өйдән ишегалдына агач түбә астына чыгып йөгерәләр, аларны башка күрүче булмый», – ди сайтның үз чыганагы.

Өйдә Егор, Марат, Михаил һәм Алена кала. Алена тәрәзәләрнең берсен ача, һәм алар дүртесе дә бакчага чыга. Бу вакытта өй эчен ялкын баскан була.

«Алена 112 номерына шалтырата. Аннары Ильяның номерын җыя. Ләкин ул җавап бирми, берничә минуттан аңа икенче Илья шалтырата. Ул башкалар кайда булуын сорый һәм хәзер киләчәген әйтә. Ләкин ул чыга алмый», – ди сайт чыганагы.

Янгын мәйданы 150 квадрат метр тәшкил итә. Утны 12 коткаручы сүндерә. Алар 2 малайның янган мәетен таба. Алар өйдән чыккач агач түбә ишелә, һәм алар шуның астында һәлак була.

Якынча белешмә буенча, янгын мунчада электр үткәргеченнән чыккан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100