«Кызым: «Әни, мин тора алмыйм, тора алмыйм», – дип елый»
Эльвира Латфуллинага бала тапкач «таркау склероз» («рассеянный склероз») диагнозы куялар. Бүген ул безнең ярдәмгә мохтаҗ. «Төп проблемам – оча сөякләрем тотмауда, шуңа күрә йөри алмыйм, аркамны тоту да авыр бирелә. Аякка басмавыма 11 ел инде», – дип искә алды Эльвира ул көннәрен.
Бала әни кеше өчен һәрвакыт бала шул. Яшькә, дәрәҗәгә, уңышка да карамыйча, безгә һәрвакыт әниебез кирәк. Шушы көннәрдә генә 35 яшен тутырган Эльвира Латфуллина әнисез бер генә көн дә тора алмый. Әнисе Гөлсинә Шәхитова аңа бүген дә, яратып, «балакаем» дип эндәшә.
Эльвира авырый, аңарда – «таркау склероз» («рассеянный склероз»). Әнисе һәм кызы – аның бердәнбер терәге, таянычы. Гөлсинә ханым, кызына ярдәм итүләрен сорап, редакциягә хат язарга мәҗбүр булган.
...Эльвира кияүгә чыга. Бер елдан соң, бала табып, әни булу шатлыгын татып та өлгерми, авырый башлый.
Кызым, бала табып озак та үтмәде, аяктан калды. Бер көн эчендә менә шулай «үсемлек»кә әйләнде дә куйды. Авырлы вакытын да яхшы кичерде, рәхәтләнеп эшләп йөрде. Барысы да әйбәт иде.
Эльвирада «склероз» авыруы. Авырлы вакытында шул авыруы аңа тискәре тәэсир иткәндерме, белмим. Бала табу йортыннан кызымны каршы алдык, бар да тәртиптә иде кебек. Бераздан кызым өйдә стенага тотынып кына йөри башлады. Хәле көннән-көн начарлана барды. Бала тапканнан соң, табибларга күренергә дип, тегендә-монда барырга кирәк булганда, үзем белән кечкенә урындык йөртә идем, – дип искә алып сызланды Гөлсинә апа.
«Безнең өчен караңгы көннәр башланды»
Эльвирага автобус тукталышына кадәр бару да кыен була башлый. Әнисе алган кечкенә урындыкка утырып ял итә-итә генә барып җитә. Бер иртәдә исә Эльвира бөтенләй урын өстеннән тора алмый. Шул көннән инде ун елдан артык гомер узган.
Кызым: «Әни, мин тора алмыйм, тора алмыйм», – дип елый. Менә шул вакытта безнең өчен бик караңгы көннәр башланды. Шул көннән башлап кызым аягына баса алмады. Табиблар да берни эшли алмадылар. Бер Ходай гына белә ул вакытларда ничек яшәгәнебезне...
Кая гына бармадык, кемгә генә күренмәдек. Ярдәм сорап та күп җиргә мөрәҗәгать итеп карадым. Хастаханәләрдә квота буенча лфк, массаж ише әйберләр дә каралмаган, юк. Ә минем кызым кебек авыруларга инструкторлар белән шөгыльләнү кирәк. Треморны (калтырану) җиңү бик авыр бирелә. Аннары мондый авыруларның йоту эшчәнлегенә дә зыян килә, алар хәтта үз төкерекләрен дә йота алмый, буыла башлыйлар. Эльвирам да шулай була, зәңгәрләнеп килә, идәнгә егыла. Аны көчкә күтәрәм, – ди ул.
Гөлсинә апа кызын карауның ничек авыр икәненә бер генә дә зарланмады. Аңа үзе түгел, ә баласы кызганыч. Ана кешенең кызына бик тә ярдәм итәсе, хәлен җиңеләйтәсе килә. Ул моның өчен кулыннан килгәнен барысын да эшли. Эльвира авырый башлаганда 42 кг гына булса, бүген аның авырлыгы 100 кг дан артык.
Табиб, күргән саен, миңа: «Сезнең тырышлык һәм әрсезлек белән генә кызыгыз шундый ярыйсы хәлдә», – ди. Аякка басмый торган мондый авырулар бик кыен хәлгә калалар. Аллаһ сакласын, – ди ул.
Гөлсинә апа кызын гына түгел, оныгын да карый. Оныгы быел 7 нче сыйныфка барачак. Эльвираның ире, хатынының авыру икәнен белгәч үк, аны ташлаган. Хатынын гына түгел, хәтта кызын да килеп күрмәгән, булышмаган.
Кызым шундый хәлгә төшкәч үк, ире ташлап чыгып китте. Быел февраль аенда гына аны ата булу хокукларыннан мәхрүм иттеләр. Аңа кадәр алиментка да бирмәгән идек. Үз гомерендә ике тапкыр күрдеме икән ул кызын. Ата булу хокукларыннан мәхрүм ителгәч, автомат рәвештә алимент түләргә тиеш була икән. Ярты ел эчендә икеме, өчме тапкыр гына акча килде. Шунда гына аның төрмәгә эләгүен белдек.
Оныгым, Аллаһка шөкер, быел 7 нче сыйныфка барачак, кадет мәктәбендә укый. Менә дигән минем кызым. Әнисен юындырырга да, карарга да булыша. Эльвираның иптәш кызы да килә ярдәмгә, – дип горурлана Гөлсинә апа оныгы белән.
«Кызым чәчен дә тарый алмый»
Эльвира йөри алмый башлагач, депрессиягә бирелә. Гөлсинә апа, ничек кенә кыен булмасын, сыгылып төшми. Кызын физик яктан гына тәрбияләп калмый, ә аның күңелен күтәрер өчен дә тырыша.
Әлеге авыр хәлләрдән чыгу юлларын каян гына эзләмәдем. Урын өстендә ята торган авыруларга ничек итеп мораль яктан ярдәм күрсәтергә икәнлеген аңлаткан китаплар, мәкаләләр укый башладым, видеолар карадым. Тормышта әллә нинди хәлләр була, кызым, бу – Аллаһы Тәгалә сынавы, дим мин аңа. Әлбәттә, моңа күнегеп булмый, шулай яшибез инде, – ди ана.
Эльвира 24 яшендә йөри алмый башлый. Аңа кадәр ул кибетче булып эшләгән. Әнисе Гөлсинә ханым төзелеш эшләрендә йөргән. Хәзер әни кешенең һәр көне кызына, оныгына багышланган.
Куллары йөри дә аның, тик хәрәкәтләре төгәл түгел. Чәчләрен тарый алмый, кулына тоткан бар әйбере «очып китә». Үзе ашый, анысы яхшы. Инструкторлар белән шөгыльләнеп рәткә керттек анысын. Баштарак трубка аша гына ашады. Хәзер инде сөбханалла. Реабилитация курслары озак вакыт булмый торса, көчле треморлар башлана, куллары белән дә үзенә кирәкле гамәлләрне үти алмый.
Шул инструкторларга түләрлек ярдәм булмасмы дип хат язган идем мин. Барысына да акча кирәк бит. Түләүсез берни дә юк. Инструкторлар өйгә килеп шөгыльләнә. Алар массаж ясый, махсус физкультура үткәрәләр. 10 көнлек бер курс реабилитация 30 мең сум тора. Ким дигәндә 2-3 айга бер булса да, әйбәт инде. Сүз дә юк, тернәкләнү курслары ешрак булган саен яхшырак. Алардан соң балакаемның хәле күзгә күренеп яхшыра, – ди Гөлсинә апа.
Әнисе Эльвираны инвалидлар арбасында урамга һавага да алып чыга. Авыруы аркасында, Эльвира башка йогышлы чирләргә дә тиз бирешә, шуңа күрә көзен һәм кышын урамга чыга алмый. Әнисе әйтүенчә, ул 9 ай өйдә утыра.
Әз генә салкыннан да суык тия, авырый. Апатиягә бирелеп алган вакытлары да була инде. Елый балакаем. Күрмәгән, ишетмәгән кешеләр дә бар. Син балаң белән бергә, дип юатмакчы булам аны үземчә, – дип сыкрый ана җаны.
Гөлсинә апа элегрәк чит ил клиникаларына да язып караган була. Эльвираны, 250 мең сум акча җыеп, Мәскәүгә реабилитация курсына да алып барып кайта.
Безне тернәкләндерү курсларына чакырып торалар, тик барысы да түләүле шул. Әнә 21 көнгә Израильгә чакыралар. 3 атналык курс 1,6 млн сум тора. Бу инде – без күтәрә алмаслык чыгымнар. Бердәнбер фатирны сатып, балакайларымны урамда калдырып булмый бит инде. Түләүсез подгузниклар бирәләр иде, әле аны да бетерделәр, – ди ул.
«Аякка басмавыма инде 11 ел»
Гөлсинә апа, сак кына, Эльвира белән сөйләшеп алырга да рөхсәт бирде. Әнисе кызының күңел халәте өчен бик борчыла. Эльвирага аякка баса алмый башлаган көннәрен искә алу җиңел булмады.
Уяндым да, үземнең хәрәкәтләнә алмавымны аңладым. Мин шок халәтендә идем, – диде дә Эльвира тынып калды. – Ни өчен бу авыру, ни өчен нәкъ менә мин, дигән сораулар айкады күңелемне. Минем аякларым сәламәт күренә. Минем төп проблема – оча сөякләрем тотмауда, шуңа күрә йөри алмыйм, аркамны тоту да авыр бирелә. Аякка басмавыма 11 ел инде, – дип дәвам итте ул сүзен.
Эльвираның калтыраган, еламсыраган тавышы мине дә тетрәндерде. Кабат сораулар биреп, күңел ярасына кагылуымнан уңайсыз булып китте. Шул вакытта Эльвира өмет тулы тавыш белән:
Инструкторлар белән шөгыльләнеп, тернәкләнү курсларыннан соң, мин үземне бөтенләй башка төрле хис итәм. Йөрмәсәм дә, хәлләрем җиңеләя, рәхәт булып китә, – диде ул.
Эльвирага ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат:
- 4276 1609 8389 4339 Сбербанк картасы
- 5469 6200 2234 6462 Сбербанк картасы