Педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсен Чаллыда 13 августта уздыру планлаштырыла. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.
Республика форумыннан соң Чаллыда шәһәр август конференциясе була. Анда, гадәттәгечә, мәгариф системасы эшенә йомгак ясалачак һәм тармакның иң яхшы вәкилләрен билгеләячәкләр.
Мэр сүзләренчә, чара кысаларында шәһәрнең иң яхшы мәгариф учреждениеләренә премияләр тапшырыла. Иң яхшы мәктәп, иң яхшы гимназия һәм иң яхшы балалар бакчасы Наил Мәһдиев исеменнән акчалата бүләкләнә. Шулай ук педагогларны һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләрен бүләкләячәкләр, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.