Утыздан артык мобилизацияләнгән кеше, ай саен 180 мең акча алып, ял итеп яткан
Красноярскидагы NGS24.RU басмасы гаҗәп хәл турында хәбәр итә. Крайдан мобилизацияләнгән 31 кеше, берни эшләмичә, ай саен 180 мең акча алып, Омскидагы җыелу пунктында яшәгән. Сайт язганча – ял итеп яткан.
Аларны сентябрь азагында мобилизациялиләр, әмма медицина тикшерүе уздырмыйлар. Медкомиссия хәрби күнегүләр уздырылырга тиешле җирдә үткәреләчәк, диләр һәм боларны Омскига җибәрәләр. Омскида бу кешеләрне авыру дип табалар. Берсе эпилептик булып чыга, икенчесе – аксак, өченчесенең йөрәге дөрес түгел, башка чирләр.
Әмма боларны кире кайтармыйлар. Алар Омскидагы хәрби частьта яшәп кала. Кайтармыйлар да, хәрби операциягә дә җибәрмиләр – тик караватта аунап яталар. Әмма крайда болар хәрби операциягә киткән саналу сәбәпле, һәрберсенә ай саен 180 мең сум күчерелеп бара. Алар, кайтырга теләп, хәрби частька мөрәҗәгать итә, әмма тегеләр җаваплылыкны алырга теләми, край военкоматына мөрәҗәгать итәргә куша. Ә край военкоматы, Омскилар карар кабул итсен, ди. Шулай итеп, болар частьта яшәп калалар.
Бу хәл күпме дәвам итәр иде икән, мобилизацияләнгәннәр, бу хәлгә борчылып, NGS24.RU сайтына мөрәҗәгать итә. Журналистлар язып чыккач кына, нидер селкенә башлый. Бу хакта язып чыккач һәм вазгыять турында Генераль прокуратурага билгеле булгач кына, карар кабул итәләр. Хәзер 5 мобилизацияләнгән кешене өенә кайтарырга җыеналар икән.