Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Утыз ел дәвамында Яңа ел эфирында катнашкан артистны быел күрсәтмәскә җыеналар

news_top_970_100
Утыз ел дәвамында Яңа ел эфирында катнашкан артистны быел күрсәтмәскә җыеналар
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

30 ел эчендә беренче мәртәбә Филипп Киркоров Яңа ел эфирына чыкмаска мөмкин. «Московский комсомолец» басмасына билгеле булганча, Россия телевидениесендә поп-корольгә байкот игълан иткәннәр: хәзерге вакытта аны Яңа ел эфирларыннан алалар.

Бәйрәм көннәрендә Филипп Киркоров барлык төп телеканалларда чыгарга тиеш булган. Поп-король катнашындагы номерларның күбесен ноябрьдә үк – Филипп Киркоров Ивлееваның «Шәрәләр кичәсе»нә килгәнче үк яздырганнар икән. Хәзер телевидение хезмәткәрләре әзер программаларны, Филипп Киркоровны төшереп калдырып, киредән монтажлый.

Киркоровны «Маски» финалында һәм «Голубой огонек»та күреп булмаячагы билгеле. Шулай ук ул, «Иван Васильевич меняет профессию» фильмы ремейкында да булмаячак, бу фильмда Филипп Киркоров төп рольләрнең берсен уйнаган. «МК» мәгълүматларына караганда, поп-король булган күренешләр киселәчәк һәм башка артистлар катнашында яңадан төшереләчәк.

Филипп гафу үтенде, тик аның гафу үтенүләре әлегә кабул ителмәде. Хәзер программалар яңадан монтажлана. Хәер, барысының да соңгы мизгелдә үзгәреп куюы бар, тик моңа шанслар бик аз, дип язалар.

Киркоровтан тыш, яңа ел эфирларыннан Лолита һәм Настя Ивлеева да юкка чыгачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100