Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Утыз алты сәгать су эчеп кенә торам»: Резидә Шәрәфиева нәфис булу серләрен чиште

Татарстанның халык артисты, Казан шәһәре филармониясе җырчысы Резидә Шәрәфиева Сөмбел Билалова алып барган «Без өйдә, без бергә» онлайн тапшыруында нинди ризыкка өстенлек бирүен, нәрсә төнәтеп эчүен һәм нәфис булу серләрен сөйләде.

news_top_970_100
«Утыз алты сәгать су эчеп кенә торам»: Резидә Шәрәфиева нәфис булу серләрен чиште
"Татар-информ" архивы

«Теләсә нәрсә ашамыйм»

Мин бөтен кеше ашый торган ризык белән тукланам. Әмма пирожныйлар, тортлар, баллы кәнфитләр ашарга яратмыйм. Аларны яратсам, бәлки тазарган да булыр идем әле. Икенчедән, теләсә нәрсә ашамыйм. Табигый ризыкка өстенлек бирәм.

Үләннәргә килгәндә, соңгы вакытта былтыр җыйган алма яфраклары чәчәкләрен төнәтеп, ике ай буена эчтем. Ул кан тамырларын да чистарта, эчәргә дә бик тәмле. Карлыган, җиләк яфраклары үзебездә дә бар бит инде, аны җыярга иренмәскә генә кирәк. Киптереп, кыш буе эчсәң, чирләмисең.

«Ашыйсым килсә дә, эчәсем килсә дә су эчәм»

Сылу гәүдә дигәннән. Мин айга бер-ике тапкыр утыз алты сәгать суда гына торам. Ашыйсың килсә дә су эчәсең, эчәсең килсә дә су эчәсең. 31 сәгате бик җиңел үтә, әмма азаккы биш сәгать начар, чөнки анда хәл бетә. Аны өйдә булган вакытта эшләсәң, бик яхшы була. Су организмны чистарта. Моны һәр кешегә дә киңәш итмим, табиб белән киңәшләшергә кирәк.

«Көн саен тәгәрәргә кирәк»

Өйдә булгач, күнекмәләрне кызым Зөләйха белән көн саен ясыйбыз. Иренгән вакытта минем бик җайлы гына күнегүем бар: идәнгә рәхәтләнеп сузылып ятасың да, җиде-сигез минут тәгәрисең. Бер генә тапкыр тәгәрәп, ябыгып булмый. Көн саен тәгәрәргә кирәк! Ул шуның хәтле яхшы, ялт итәсең дә куясың! Мондый яшәү рәвеше әнидән күчкән. Гастрольләргә чыгарга яратам. Без, артистлар, үзара уртаклашабыз да, һәркем үзенә файдалы күнекмә, рецепт алып кайтып китә», — диде җырчы Резидә Шәрәфиева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100