news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Утырып эшләү безнең сәламәтлеккә нинди йогынты ясый?

news_top

Компьютер каршында эшләүче, аз хәрәкәт итүче хезмәткәрләрдә даими физик активлык булмаганда, стресс дәрәҗәсе арта, ә игътибар туплау сәләте кими. Хәрәкәтсезлек шулай ук организм сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый: йөрәк авырулары, инсульт, шикәр чире һәм кайбер онкология авырулары кебек йогышлы булмаган чирләр барлыкка килү ихтималы арта. Хезмәткәрләрнең начар хәлдә булуы эш җитештерүчәнлеген киметә. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында язылган.

Офис хезмәткәрләренә физик активлык ничек ярдәм итә ала?

Актив яшәү рәвеше сәламәтлеккә зур файда китерә. Көн дәвамында гадәти, гади ысуллар белән активлыкны арттырып, кешеләр тәкъдим ителгән физик активлык дәрәҗәсенә җиңелрәк ирешә ала.

Даими физик активлык түбәндәгеләрне тәэмин итә:

  • мускуллар һәм йөрәк-үпкә системасы эшчәнлеген яхшырта;
  • сөякләрнең ныгытылуына һәм гомуми физик сәламәтлеккә булыша;
  • гипертония, йөрәк ишемиясе, инсульт, диабет, яман шешләр (мәсәлән, күкрәк бизе, туры һәм юан эчәк рагы) һәм депрессия куркынычын киметә;
  • егылу, бот һәм умыртка сөяге сыну ихтималын киметә;
  • тән авырлыгын нормада сакларга ярдәм итә.

Аз хәрәкәт итүче кешеләргә нинди киңәшләр биреп була?

Истә тотыгыз: теләсә нинди хәрәкәт – бөтенләй булмаганыннан яхшырак. Шуңа күрә үзегезгә туры килгән 2–3 төр активлык сайлагыз һәм, акрынлап, бу файдалы гадәтне ныгытыгыз.

Мисал өчен:

  • җәяү йөрү,
  • йөзү,
  • иртәнге зарядка,
  • эш урынында җиңел физик күнегүләр,
  • киеренкелекне киметү өчен сузылу (стретчинг) һ.б.

Иң мөһиме – даими хәрәкәттә булуны гадәткә әйләндерү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар