«Утыртырга ярамый» - инстачылар яшь әни, җырчы Диләрә Илалетдиновага киңәш бирә
Җырчы баласы белән урамга чыккач төшкән фотосын куйган.
Җырчы Диләрә Илалетдинова баласы белән һава суларга чыкканда фотога төшкән.
Фото янына: «Кояшлы, язгы көн. Урамда йөрү өчен менә дигән. Бер атналык карантин игълан итәбез һәм ял итәбез. Кем нәрсә белән шөгыльләнергә җыена? Барыгызга да яхшы ял көннәре телим», - дип язган ул.
«Балагызны утыртырга ярамый бит әле», «Аягында бик юка, төреп чыгыгыз», «Аягын өшетәсез, озак йөрмәгез», - дип яшь әнигә киңәш бирергә ашыккан инстачылар.
«Ял итәргә ирек бирмиләр шул, күп кеше өйдән эшли. Хисап бирергә, хезмәт хакы исәпләргә, больничныйларны эшләргә кирәк», - дип язган берсе.