"Утырам! Башым белән белем ватам!": Бала күз яшьләре белән мәктәптән зарлана - кызык видео
Мөлдерәп елап утырган малай сурәтләнгән видео социаль челтәрләрдә таралды.

Инстаграмдагы "Саида Мухаметзянова (@saidanur4)" аккаунтында Никита исемле малайның җан ачуы белән мәктәптән зарланганын төшергән видео чыкты.
Малай мәктәптән кайтып утырган, булса кирәк. Ул тыела алмый елый, җенләнә. "Портфелем авыр. Шуны алып барам. Китапларны алам. Эшлим. Шуннан өйгә кайтам. Портфель тутырам, дәрес әзерлим. Кичкә кадәр. Бөтен көнем шулай уза", ди бала. Үзе кулларын болгый, нервылана, туктаусыз елый.
Баланы видеога төшереп торган хатын-кызлар Никитадан мәктәпкә барасың, укыйсың килмимени дип сорыйлар.
"Сез көн буе утырып торасыз. Мин мәктәпкә барам", дип бала катырак елый башлый.
"Син дә мәктәптә дәресләрдә утырасың бит", ди аңа кадр артында хатын-кыз тавышы.
Малай тагын ныграк ачулана. "Әйе, утырам" Башым белән шул белемне ватам", - ди ул.
Бала видеога төшергәнгә дә ачуланып, камераны ябып куя.