Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Утын яра алмаган өчен җиде яшьлек баланы кыйнап үтергәннәр

Үги атаның баласын кыйнаганын үз анасы да белгән.

news_top_970_100
Утын яра алмаган өчен җиде яшьлек баланы кыйнап үтергәннәр

Волгоград өлкәсенең Рябовский авылында җиде яшьлек бала мәете табылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча идарәсенә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итте.

Баланы көч кулланып үтерүләре ачыкланган. Бу җинаятьтә малайның үги әтисен шикләнәләр.

35 яшьлек кеше баланың анасы белән бергә яши. Ул моңа кадәр дә малайны берничә тапкыр җәзалаган. Соңгы тапкыр ул сабыйны 25 декабрьдә кыйный. Малай әтисе кушкан эшне эшләми. Ул утын яра алмый. Шуңа җәза итеп үги ата малайны кыйнап ташлый.

Бала нык имгәнгән һәм үлгән. Фаҗигадән соң 35 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачканнар. Аны «үлемгә китерерлек итеп сәламәтлеккә махсус зыян салу» маддәсе буенча гаеплиләр. Вәхши ир-ат кулга алынган.

Тикшерүчеләр фикеренчә, мәрхүм баланың анасы олы улын ире кыйнап торганын белгән. Ләкин бу турыда беркемгә дә әйтмәгән. Бу гаиләдә тагын ике нәни бала тәрбияләнә, диелгән әлеге хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100