23 ноябрьдә иртән Башкортстанның Абзак авылында бер өйдә 4 хатын-кызга ис тигән. Алар утын ягып җылыта торган мич аркасында агуланган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Алар утын ягыла торган мичне дөрес кулланмау аркасында агуланган. Үлүчеләр юк, дип хәбәр иткән Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча комитеты.
«Ис газы белән агулану симптомнары шактый күп, алар бинада газ концентрациясенә бәйле. Җиңелчә формада агуланганда, кешеләр баш авыртуга, күңел болгануга, баш әйләнүгә зарлана. Концентрация зуррак булса, косу, күкрәк читлеге авырту, сулыш кысылу булырга мөмкин. Әгәр шундый хисләр тойсагыз, тизрәк урамга чыгарга, табибка мөрәҗәгать итәргә яки ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк», – ди белгечләр.
Мичкә якканда иң киң таралган хаталарның берсе – морҗаның калагын вакытында япмау. «Нәтиҗәдә мичтә калган пыскып ятучы күмерләр, һава җитмәү сәбәпле, ис газы барлыкка китерә. Ул мичнең герметик булмаган урыннарыннан бинага чыга.
Мич калагын күмерләр өстендә зәңгәр утлар беткәч кенә ябарга кирәк – тик бөтенләй түгел (җиңелчә генә ачык калдыру хәерле). Шулай ук мичтә янып бетмәгән утыннар калмавын һәрвакытта да кисәү таягы белән болгатып тикшерегез», – ди белгечләр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Орел өлкәсе буенча идарәсе сайтында ис газы белән агулану һәм ярдәм чаралары турында искәрткәннәр.
Ис газы белән агулану мич белән җылыту дөрес эшләмәгәндә, кеше янгын эчендә булганда, двигателе эшләп торган машина эчендә утырганда булырга мөмкин. Ис газы, яки углерод монооксиды, яки углерод окисе (CO) күзгә күренми. Шуңа күрә кеше аның барын аңламыйча калырга мөмкин. Өстәвенә, ул бик тиз тарала, һава белән кушыла, тик агулау үзлеген югалтмый.
Кеше сулый торган һавада СО концентрациясе 0,08 процент булса, кешенең башы авырта, ул буыла башлый. СО концентрациясе 0,32 процентка кадәр булса, паралич һәм аң югалту була (кеше 30 минуттан үлә). СО концентрациясе 1,2 проценттан югарырак булса, ике-өч тапкыр сулыш алганнан соң кеше аңын югалта, ул 3 минуттан кимрәк вакыт эчендә үлә.
Ис газы барлыкка килүнең төп сәбәбе – яну зонасында кислород җитмәү. Бу вакытта гадәти углекислый газ урынына ис газы барлыкка килә.
Ис газы белән агулануны аңлата торган төп дәлил – бинадагы күп кеше бер үк вакытта агулану билгеләре кичерү. Беренче билгеләр – күз күрү начарлану, ишетү начарлану, маңгай тирәсе авырту, баш әйләнү, чигәләрдә пульс тибеше тоелу, координация бозылу. Бу очракта тиз арада бинадан чыгарга кирәк.
Беренче ярдәм – зыян күрүчегә каты чәй, кофе бирергә, нашатырь спирты иснәтергә. Агулану көчле булса – кеше косса, аны урамга алып чыгарга кирәк. Алып чыгып булмаса, организмга ис газы керүне туктату өчен противогаз кидерергә, башка чаралар кулланырга кирәк. Якасын чишеп, билен кыса торган әйберләрне бушатырга, тынычлыкта калдырырга киңәш ителә.
Агуланган кеше аңсыз булса, аны ук ягына яткырып, сул кулын һәм сул аягын бөкләргә кирәк. Бу сулыш юлларын бушатырга, телнең артка китүен булдырмаска ярдәм итә. Кичекмәстән табиб чакырырга кирәк!
Ис газы белән агуланмас өчен киңәшләр:
- Төзек җиһазлар гына кулланыгыз. Мичтә ярыклар булмасын, морҗа төзек булсын.
- Бинада җилләтү системасы төзек булырга тиеш. Газ плитәсен җылыту өчен кулланган очракта да ис газы белән агуланырга мөмкин.
- Мич калагын күмерләр бетмичә япмагыз.
- Машина двигателе эшләп торган килеш гаражда тормагыз.