Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Утын агачы белән бәреп үтергән». Мәете мунчада табылган ирне хатыны кыйнап торган

Шаһитлар һәм дәлилләр булмау сәбәпле, җинаять эше ачылмый калган, үтерүче хатын тугыз ел буена шул ук авылда яшәп яткан.

news_top_970_100
«Утын агачы белән бәреп үтергән». Мәете мунчада табылган ирне хатыны кыйнап торган
Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

Башкортстанның Зианчура районында яшәүче 60 яшьлек хатынга 2012 елда ирен үтерүдә гаепләү белдерелгән. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Тикшерүчеләр белешмәсе буенча, 2012 елның 16 апрелендә Исәнгол авылындагы мунчада 52 яшьлек ир-ат мәете табыла. Аның башы имгәнгән булган. Мәетне мәрхүмнең кызы таба. Хатыны сүзләренчә, алар кызы белән икесе өйдә йоклап яткан һәм берни дә ишетмәгән. Авылдашлары да берни дә күрмәгән, башка шаһитлар табылмаган. Шулай итеп җинаять ачылмый калган.

2021 елда тикшерүчеләр бу эшне кабат карый башлый. Алар шаһитлар таба. Шаһитлар мәрхүмне хатыны үтерүен әйтә. Соңрак ачыкланганча, ир белән хатын гел талаша, хатын ирен кыйнап тора. Бу хатынның бик тиз ярсып китүчән, еш кына башка кешеләр белән сугыша торган кеше булуы билгеләнә. Тупланган дәлилләр нигезендә гаепләү белдергәч, хатын гаебен танырга мәҗбүр була.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, бу хатын тугыз ел дәвамында ире егылды һәм бәрелеп үлде дигән версияне сөйләгән.

Тикшерү версиясе буенча, тугыз ел элек ир белән хатын талаша. Аннары хатын утын пүләне алып, иренең башына берничә тапкыр суга. Имгәнгән ир-ат мунчада вафат була. Хатын исә өйгә керә һәм йокларга ята.

Тикшерү эшләре дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100