news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Утсыз калган Украина фотосы: NASA космостан төшерелгән фото күрсәтте

news_top
Утсыз калган Украина фотосы: NASA космостан төшерелгән фото күрсәтте

NASA Украинаның космостан төшерелгән фотосын күрсәтте. 24 ноябрь төнендә төшерелгән фотода Украина күршесендәге илләрдә ут янганы күренә. Украина контурлары ачык күренә – аерым нокталарда гына ут яна.

Украина президенты Владимир Зеленский илдәге вазгыятьне «катлаулы» дип әйтте. Бөтен төбәкләрдә дә электроэнергия белән проблема күзәтелә. Россиянең һава һөҗүмнәреннән соң, 6 миллион кешенең электр утын кабызу мөмкинлеге юк.

Киевның 30 процентында ут юк. Электроэнергияне көненә 3-4 сәгатькә генә биреп алалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар