«Утны кабызыйммы, кызым?» — Язучы Сөмбел Гаффарова әтисен сагына
Танылган язучы Әхәт Гаффар узган елның декабрендә вафат булган иде.
Танылган язучының кызы Сөмбел Гаффарова иң газиз кешеләре — әти-әнисен сагынуы турында язган.
«Балконга кер элергә чыгуы бигрәк авыр. Артымда тавышы яңгырый: «Утны кабызыйммы, кызым?»
Ул тавыш сискәндерә. Балконга чыккан саен мин ул тавышны көтәм. Аннары ишетәм. Аннары көнгә меңенче мәртәбә йөрәгем өзелә.
Елаганда кызым килеп җитә: «Елама. Аңа хәзер рәхәт. Ул алмалар ашап йөри. Ул яшь».
Ә аннары үзе елый. Нигә язам мин боларны. Бушанам кебек.
Һәркемдә үз кайгысы бар. Ел саен арта баручан алар. Вакыт йөгерә.
Әни дип, унбиш ел елыйбыз. Әти дип — ун ай да унсигез көн.
Анда алмалар нинди төстә икән?» — дип моңсуланган язучы.
Танылган язучы Әхәт Гаффар узган елның декабрендә вафат булган иде.