news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Утны кабызыйммы, кызым?» — Язучы Сөмбел Гаффарова әтисен сагына

Танылган язучы Әхәт Гаффар узган елның декабрендә вафат булган иде.

news_top
«Утны кабызыйммы, кызым?» — Язучы Сөмбел Гаффарова әтисен сагына
https://www.instagram.com/sombel_gaffarova/

Танылган язучының кызы Сөмбел Гаффарова иң газиз кешеләре — әти-әнисен сагынуы турында язган.

«Балконга кер элергә чыгуы бигрәк авыр. Артымда тавышы яңгырый: «Утны кабызыйммы, кызым?»

Ул тавыш сискәндерә. Балконга чыккан саен мин ул тавышны көтәм. Аннары ишетәм. Аннары көнгә меңенче мәртәбә йөрәгем өзелә.

Елаганда кызым килеп җитә: «Елама. Аңа хәзер рәхәт. Ул алмалар ашап йөри. Ул яшь».

Ә аннары үзе елый. Нигә язам мин боларны. Бушанам кебек.

Һәркемдә үз кайгысы бар. Ел саен арта баручан алар. Вакыт йөгерә.

Әни дип, унбиш ел елыйбыз. Әти дип — ун ай да унсигез көн.

Анда алмалар нинди төстә икән?» — дип моңсуланган язучы.

Танылган язучы Әхәт Гаффар узган елның декабрендә вафат булган иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар