Утны, газны, үтүкне сүндергәнеңне оныта торган булсаң, нишләргә?
Бу сорауга Республика онкология диспансеры психотерапевты Алия Сәмигуллина җавап бирә.
Өйдән чыккач, ярты юлга җитәм дә, төрле борчулы уйлар биләп ала: тукта, ә мин үтүкне розеткадан алдыммы? Ишекне бикләдемме? Утны, газны сүндердемме?
Аннары, атлаган саен, борчуың арта гына, күңелне шомлы уйлар биләп ала. Көне буена шул үтүк аркасында тынычлыгыңны югалтасың.
Бу турыда борчылучылар мин генә түгелдер. Моның сәбәбе нидә икән? Әлеге сорауны «Интертат» Республика онкология диспансеры психотерапевты Алия Сәмигуллинага юллады.
«Невроз навязчивых состояний» дигән төшенчә бар. Ул вакытта кешене даими рәвештә бертуктаусыз төрле уйлар борчый. Кеше уйларын контрольдә тота алмый башлый. Бу уйлар доминант характерда һәм бөтен уйлау процессын тоткарлый. Кеше шактый борчыла, курку хисен кичерә.
Мәсәлән, чирләүдән куркып, гел кулны юу – нормаль күренеш түгел. Бутамагыз: гигиена саклау – ул файдага, ә бер үк эшне даими рәвештә кабатлау, аның турында онытырга куркып, үзеңне борчулы халәткә җиткерү – зыянга. Кеше шул «йолага» бәйле була. Әгәр аның турында онытса, үз-үзен үгетли.
Бу торыш кешенең яшәешенә зур йогынты ясый башлагач, ул авыруга әйләнә. Тыныч кына яши һәм теләгән әйбере белән шөгыльләнә алмый, моны контрольдә тота алмый интегә. Бөтен уйлары – шул бәйләнгеч гадәтләр турында гына.
«Ут белән газны сүндердемме икән?», «Үтүкне розеткадан алдыммы икән?» дигән сораулар һәрберебездә туарга мөмкин. Һәм бу – нормаль күренеш. Кеше үзе һәм өе турында кайгыртырга тиеш.
Гел юкка борчыла торган кешеләр бар. Борчылу арткан очракта психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның дәрәҗәсен табиб билгели һәм махсус дарулар терапиясен яза.
Гомумән, хәзерге вакытта дөньяда борчылу, курку дәрәҗәсе актив күтәрелде. Сезгә үз хәлегез белән идарә итәргә өйрәнергә кирәк. Борчылу дәрәҗәсен киметүче «мускулны» күнектерү өстендә эшләргә кирәк.
Табибтан борчылудан булыша торган киңәшләр
Физик яктан актив булырга. Безнең физик сәламәтлек һәм психика бер-берсенә бәйле. Тотрыклы психика, яхшы кәеф булуын теләсәгез, һичшиксез, физик күнегүләр белән шөгыльләнегез! Йөрү, йөгерү, бию, йога – яхшы вариант. Кемгәдер үзенә генә шөгыльләнергә күңелсез, авыр булырга мөмкин. Шуңа күрә социаль челтәрләрдә группалар таба аласыз, дусларыгызны да кушылуын сорый аласыз.
Сулыш практикалары. Дөрес сулау – кеше тарафыннан дөрес бәяләнмәгән инструмент. Дөрес сулап теләсә нинди проблемаларны чишеп була, кеше үз хәлен тиз яхшырта ала. Барлык биохимик һәм психологик процесслар сулышка бәйле.
Диафрагматик сулыш күнегүен ясагыз. Мәсәлән, һава алганда корсагыгызны шар кебек күтәрәсез, ә һаваны чыгарганда корсак умыртка сөягенә таба омтыла. Моны көнгә берничә тапкыр 5 тән 30 минутка кадәр ясарга кирәк.
Стресс кичергәндә, сулыш алу авырлаша. Юкка гына: «Ник катып калдың?» – димиләр. Ә чынлыкта исә, үпкә тирән итеп түгел, ә өстән-өстән генә һава алган була. Нәтиҗәдә, организмга кислород җитми. Бу – үз чиратында стресс гормоннары җитештерүне һәм курку халәтен көчәйтә.
Көнгә берничә минут булса да сулыш практикасын үтәгез. Вакыт узу белән, тиз арада тынычлануыгызны күрерсез.
Уйлау сәләте өстендә эшләү. Уйларны анализларга, яхшыга таба үзгәртергә кирәк. Сулыш күнегүләрен башкарганда, мәсәлән, «мин тыныч», «миңа рәхәт» дип кабатларга кирәк.
Борчылу артуның сәбәбе хроник стресс булырга мөмкин. Ул нерв системасына бик зыянлы. Сезнең: «Бөтен авырулар да – стресстан!» – дигәнне ишеткәнегез бардыр. Бу чынлап та шулай. Стрессның сәбәбен ачыклагыз. Анардан арыну өстендә эшләгез.