«Утлы шырпы күргәч, хатын тәрәзәдән сикерә». Татарстанда көнче ир хатынына бензин сипкән
Татарстанда ир белән хатын көнчелек аркасында талашкан. Хәзер 65 яшьлек ир-ат хатынын үтерергә маташкан, дип шикләнәләр. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Татарстан-24» хәбәр итте.
3 февральдә кич белән, ир-ат, исерек килеш, 62 яшьлек хатыны белән талаша, аннары хатынга бензин сибә һәм ут төртергә маташа. Утлы шырпы күргәч, хатын тәрәзәдән чыга һәм күршеләргә кереп кача. Күршеләр экстрен хезмәтләр чакыра.
Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.