news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Утлы фаҗига: коточкыч авариядә 3 кеше һәлак булган

news_top
Утлы фаҗига: коточкыч авариядә 3 кеше һәлак булган
Фото: 31.мвд.рф

30 августта көндезге 11ләр тирәсендә Белгород өлкәсенең Волоконовский районындагы «Новый Оскол – Валуйки – Ровеньки» юлында «ВАЗ-2106», «ГАЗон NEXT» һәм прицеплы «КамАЗ» бәрелешкән. Фаҗигадә 3 кеше һәлак булган. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Белгород өлкәсе буенча идарәсе хәбәр итте.

Мәрхүмнәр – 3 машинаның да йөртүчеләре. Якынча белешмә буенча, аларда пассажирлар булмаган.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

«Вести» каналы белешмәсе буенча, бәрелешкәч, машиналарга ут капкан. Прицеплы «КамАЗ»га вак таш төялгән булган. Авария вакытында «ГАЗон NEXT» һәм «КамАЗ» шунда ук яна башлаган. «ВАЗ-2106» юл кырыена төшеп киткән һәм ян-ягына ауган.

Фото: © 31.мвд.рф

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар