Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Утлы фаҗига» – Бензин ташучы машина белән коточкыч авариядә ике кеше һәлак булган

news_top_970_100
«Утлы фаҗига» – Бензин ташучы машина белән коточкыч авариядә ике кеше һәлак булган
https://vk.com/police163

Самара өлкәсендә бензин ташый торган машина белән утлы авариядә 2 кеше һәлак булган. Бу турыда төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига 9 августта 19.30 сәгатьтә М5 «Урал» юлының 1027нче км тирәсендә, Самараның Красноярский районында була. Биредә бензовозга бәрелгән Renault автомобилен йөртүче һәм салондагы пассажиры үлгән. Бензовоз йөртүчесен хастаханәгә илткәннәр.

Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, бензин ташый торган машинаның тәгәрмәче шартлаган, һәм ул каршы як полосага чыккан. Биредә бензовоз 2 җиңел машинага бәрелгән.

«Авария урынында Renault Sandero йөртүчесе һәм пассажиры үлде, йөк машинасын йөртүче хастаханәдә», – дигәннәр ведомствода.

Renault Sandero белән идарә итүче ир-атка 53 яшь булган.

Авариядә тагын бер машина – Toyota Land Cruiser 200 автомобиленә зыян килгән.

Фаҗига урынында янгын чыккан, аны сүндергәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100