Утлы өермә янгын сүндерүчеләрнең шлангын «урлый»
Утлы өермә — бик сирәк була торган табигать күренеше.
Утлы өермәне сүндерү мөмкин түгел диярлек. Ул бөтен әйбер янып беткәннән соң гына туктый.
Бу видео Канадада төшерелгән. Янгын сүндерүчеләр утлы өермәне сүндерергә тырышу ялгыш адым икәнен аңлый, әмма инде соң — ул шлангны үз эченә суырып ала һәм ике кеше кире тартып чыгара алмый.
Видеоны Мэри Шидловски исемле янгын сүндерүче төшереп алган.
Утлы өермә берничә урында башланган янгыннар берләшкәндә барлыкка килә. Температура бик нык югары күтәрелә һәм янгынның мәйданы кимергә мөмкин, әмма ул якын-тирәдәге бөтен нәрсәне үз эченә суырып ала башлый.