Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үткәннәргә бер чумасы килә!» – Ришат Фазлыйәхмәтов хыялын әйткән

news_top_970_100
«Үткәннәргә бер чумасы килә!» – Ришат Фазлыйәхмәтов хыялын әйткән
Салават Камалетдинов

Җырчы Сабантуйда дүрт гармунчы уртасында басып төшкән сурәтен социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйган һәм бер хыялы белән уртаклашкан.

«Миңа калса идеаль фото. Төркемемә дүрт баянчы алсам, ничегрәк килеп чыгар икән ул?

Эх, кайда ул Әлфия Авзаловаларның гармунга гына концерт куеп йөргән чаклары?.. Бик куясым килә шундый бер концерт! Үткәннәргә бер чумасы килә, мәңге хәтерлисе килә!» – дигән ул.

Ришат шундый концерт эшләп чыга алса, өлкән буын тамашачысы да яшьлегенә кайтып килер иде мөгаен.

«Хыялларны чынга ашырырга кирәк!», «Шәп булыр иде», – дип хуплаганнар аны виртуаль дуслары да.

«Хәзер пенсионерлар комсызрак шул. Акчаң җитмәс...» – дигән берәү, баян ише уен коралларында күбрәк олы яшьтәге абзыйлар гына уйнаганын күздә тотып.

Фото: Ришат Фазлыйәхмәтовның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100