«Үткәнебез матур булды» - 5 бала әнисе, блогер Айгөл Сәмигуллина ире белән аерышкан
Кукмара районы Вахит авылында яшәп гаилә бизнесы белән шөгыльләнүче «СамРАЙ» тегү цехы һәм кибете хуҗасы, танылган блогер Айгөл Сәмигуллина ире белән аерылышкан. Бу хакта ул үзенең сәхифәсендә яза.
«Тормышымның кайбер мизгелләрен ничек кенә күрсәтмәскә тырышсам да, бу минем яшәешемнең бер өлеше. Сезнең белән бүлешмәү дөрес булмаячак. Сез мине аңларсыз, дип ышанам. Бу темада күпләр хайп тоталар. Мин моны теләмим, ләкин барысын да ничек бар шулай сөйләячәкмен.
Сез бу мөнәсәбәтләрдә бер-беребезгә гаеп ташлау, бер-беребезне пычратырга тырышулар күрмәячәксез. Мөнәсбәтләрдә бер кеше генә гаепле була алмый. Бу бер көн эчендә кабул ителгән карар түгел. Мин үз позициямне дәлилләп аруымны аңладым. Мине беркайчан да ишетмәячәкләр. Теләсә нәрсә уйлый аласыз, мин каршы килмәячәкмен.
Бу тормышта һәр нәрсәнең бәясе бар. Әлеге адымым белән мин үзем өчен иң кадерле кешеләрне югалтып түләдем. Шуңа да карамастан, барысын да рәхмәтле булып кабул итәм.
Безнең үткәнебез матур булды. Бик матур тарих һәм матур балалар. Балаларымның әтисенә рәхмәтлемен һәм аны хөрмәт итәм. Аның да, минем дә барысы да яхшы булачагына ышанам», – дигән ул.
Айгөл һәм Райнур Сәмигуллиннар биш бала тәрбияли. Айгөл, иреннән киткәч, Казанга күченгән. Ул ире Райнур белән яхшы мөнәсәбәтләрдә калуын да әйтә. Алар хәтта аерылышу темасына бергәләп туры эфир да үткәргәннәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ир белән хатынның никахы әлегә дин буенча гына өзелгән.