Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Утка” ташламагыз!” Шәдче мәктәбе русча укытуга күчәме: Бөтендөнья татар форумы рәисе урынбасары "күчә" ди, министрлык "күчми" ди

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов 7 август көнне социаль челтәрләрдә татар авылларында башлангыч мәктәпләрендә дә рус телендә укыту башлана дип белдерде. Социаль челтәрдә ул мисал итеп Мамадыш районы Шәдче авылын күрсәтә. “Татар-информ” бу хәбәрнең ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килүен тикшерде.

news_top_970_100
 “Утка” ташламагыз!” Шәдче мәктәбе русча укытуга күчәме: Бөтендөнья татар форумы рәисе урынбасары "күчә" ди, министрлык "күчми" ди

“Авылларда да, башлангыч мәктәптән ук русча укыта башладылар. Шәдче авылы, Мамадыш районы башлангыч сыйныф өчен рус телле уку әсбаплары алынган”, - дип яза Айрат Фәйзрахманов “Фейсбук”та.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов “Татар-информ” хәбәрчесенә үз язмасы хакында аңлатма бирде: “Татарстандагы авылларның татар телендә белем бирә торган мәктәпләрдә рус телендә укыту күптәннән күзәтелә. Авыл җирендә рус теленә өстенлек бирә башладылар. “Мин авыл кешесе, баламны кеше итәсем килә, шуңа күрә дә ул рус телен камил дәрәҗәдә белергә тиеш, рус телендә укыса яхшырак” дигән сүзләр еш ишетелә. Күпчелек рус телле, азчылык татар телле. Галим буларак, шуны әйтәсем килә: әгәр дә кеше азчылык телне белсә, ул һәрвакыт күпчелек телен өйрәнә алачак”, - ди ул.

Мәктәп: “Укыту татарча алып барылачак”

Шәдче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ленар Садыйков бу мәгълүматны расламады да, әмма тулы җавап та бирә алмады: “Мин әле мәктәпкә яңа гына - апрель аенда гына килдем. Элекке уку программасы турында сөйли алмыйм. Яңа уку планын әлегә төзеп бетермәдек, аның нинди буласын белмим. Татар мәктәпләренә рус телле әсбаплар кайтаруны яхшымы-начармы икәнен үзем дә аңлап бетермәдем”, - диде ул.

Директор бу сорау белән китапханәчегә мөрәҗәгать итүне сорады.

Шәдче мәктәбе китапханәчесе Гөлнара Хәйдәрова сүзләренчә, уку әсбаплары рус теле дәресе буенча гына кайтарылган, мәктәптә укыту фәкать татар телендә генә алып барыла. “Безнең мәктәптә рус теле һәм рус әдәбияты дәресләре генә русча укытыла. Кайтарылган уку әсбаплары да рус теле һәм рус әдәбияты дәресләре өчен иде. Шәдче мәктәбендә дәресләр быелгы уку елында да татар телендә укытылачак. Бөтен әдәбиятлар да алынды, өстәмә әсбаплар 10-11 сыйныфка каралган. Алар татар телендә дә, рус телендә дә бар. Укытучылар, балаларның БДИны уңышлы бирүләре максатыннан, тугызынчы һәм унберенче классларда гына русча укыта. Имтихан нәтиҗәләре яхшы”, - дип сөйләде Гөлнара ханым.

Айрат Фәйзрахманов: “Татарча укытыла дигәнгә шикләнеп карарга кирәк”

Бөтендөнья татар форумы рәисе урынбасарына бу мәгълүматны җиткергәч, ул аңа шикләнеп карарга кирәклеген әйтте.

“Кайбер татар мәктәпләре, татар телендәге уку дәреслекләрен кабул итеп ала да, шул килеш үзләрендә яткыра, сыйныф рус телендә укый. Тикшерү килә калса, укучыларга тиз генә татар телендәге китапларын алырга кушалар. Моның турында бары тик ата-аналар белән аралашып кына белеп була”, - дип саный Айрат Фәйзрахманов.

Район һәм министрлык: “Утка” таратып ятмагыз”

“Татар-информ” 7 август көнне район мәгариф бүлеге белән элемтәгә керә алмады. Бүген, 8 август көнне Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф бүлеге” җитәкчесе Илдус Габдрахманов Шәдче мәктәбенә рус телле уку әсбаплары кайтарылганлыгы турындагы мәгълүматны кире какты. “Шәдче мәктәбендә барысы да яхшы, аңа инде 100 ел була. Бу "утка"ны кем чыгарды? Сезгә "утка" чыгарырга гына булсын инде! Халыкка андый "утка" ташламагыз! Ничек эшләдек, шулай эшләвебезне дәвам итәчәкбез. Анда татарча белем бирәләр. Минем районда 24 милли мәктәп бар, аларның барчасы да штат режимда эшли, һәрберсендә дә татар телендә белем бирелә. Имеш-мимешләр чыгарып утырмыйк. Рус телле дәреслекләр кайтарылган дигән сүз дөрес түгел”, - диде ул.

“Татар-информ” Мәгариф һәм фән министрлыгыннан аңлатма сорап мөрәҗәгать итте. Министрлыкның милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Илгиз Халиков бу мәгълүматны шулай ук кире какты. “Министрның беренче урынбасары бу мәсьәләне, район белән элемтәгә кереп, шәхсән үзе тикшерде. Бу хәбәр дөреслеккә туры килми. Шәдче мәктәбендә укыту татар дәреслекләре нигезендә алып барылачак. Бу хәбәрнең нәрсәгә нигезләнеп барлыкка килгәнен әйтә алмыйбыз”, - диде ул.

Җәмәгать эшлеклесе һәм әти кеше: “Татар мәктәпләрендә русча укыту бар”

ТР мәгарифне үстерү институтыннан Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин татар мәктәпләрендә рус телле дәреслекләр белән укуны яңалык дип санамый. “Хәзер ата-аналар уку телен үзләре сайлый, яңа закон нигезендә алар теләсә нинди әсбапка заказ бирә ала. Монда мәктәпнең дә, министрлыкның да, мәгариф бүлегенең дә  роле юк. Рус телен туган тел буларак укытыр өчен, Россия Мәгариф министрылыгы яңа әсбаплар әзерләгән, тиздән таратылачак. Ә инде татар мәктәпләренең рус телле дәреслекләргә заказлар бирүе күптәннән бар, ул яңалык түгел”, - диде Марат Лотфуллин.

Татар милли мәгарифе темасы өлкәсендә актив булган җәмәгать эшлеклесе, улы татар мәктәбендә укыган Тәлгать Әхмәдишин да татар мәктәпләрендә русча укыту күренеше барлыгын әйтте. “Бүгенге көндә күпчелек татар авылларында рус телендә укыталар. Русча укыган балалар акрынлап русча аралашуга күчә бара. Татар телендә укып, контроль эшләрне, тестларны русча тапшырган кешеләрне беләм. Чаллының 2нче татар гимназиясендә улым укый, аларга да еллык контроль эшләрне русча эшләтәләр. Мәгариф министрлыгы бик үк дөрес мәгълүмат бирә дип әйтә алмыйм. Республикада татарча укыту сирәгәйде дип уйлыйм”, - дип белдерде Тәлгать Әхмәдишин.

“Удмуртиядә удмурт телен күптәннән үк ихтыяри укыйлар. Бөтен республикага удмурт баласының ун проценты гына туган телләрен өйрәнә. Безнең республикада да шундый хәл кабатланырга мөмкин”, - ди Тәлгать Әхмәдишин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100